Актаныш районында республика кысаларында паркны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам итә. Әлеге проектның төп максаты - паркның үзенчәлекләрен ачу һәм аларны саклап калу. Паркның төзекләндереләчәк территория мәйданы 5263 кв. м тәшкил итә. Аның дәвамы булып район мәдәният йорты каршындагы Сәнгать паркы тора. Мәдәният паркында төзекләндерү киләсе елда башкырылачак.
Ленин исемендәге паркка реконструкцияләү эшләрен үткәрү кирәк иде, чөнки төрле яшьтәге һәм төрле социаль группадагы кешеләр өчен буш вакытны файдалы уздыру һәм аралашу-күрешү мәйданчыгы да ул. Бүгенге көнгә биредә планнаштырылган эшләрнең 50% тәмам.
.jpg)