Элекке ачлы-туклы заманнарда сукыр яки 7 ле лампа яктысында күршеләр белән кич утырулар, кулъяулыклар чигү, шәл бәйләүләр, кызыл чөгендердән мичтә перәннек катырып аулак өйләр ясаулар, каз өмәләре өлкәннәр хәтерендә, тарихта гына калып бара...
7 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылында өлкәннәр хөрмәтенә "Без һаман да унсигездә" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе: Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Хәзер анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дизинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндыру каралган. Мал хуҗаларына акчалата компенсация түләнәчәге билгеле. Бу төбәктән ит, сөт ризыклары алмаска киңәш ителә. Кизү Туймазыдагы иң зур авылларның берсе Кандрада да булырга мөмкин диелә.
Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә.
Әлеге сәгатьләрдә “Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы бара.
Самара өлкәсенең Кинель Черкасск авылында ил буенча авыл укучылары арасында шахмат ярышлары уздыру традициягә әйләнгән инде. Быел ул 28 сентябрь-4 октябрь көннәрендә XV мәртәбә оештырылды. Бөтен Россия күләмендә узучы турнирга 19 өлкәдән 30 команда, 198 шахматчы җыелган. Актаныш шахмат мәктәбеннән дә остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә 12 укучы турнирда катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.
5 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә рус шагыйре, драматург, прозаик Марина Цветаевага багышланган китап күргәзмәсе эшләнде.
Чалманарат авыл җирлегендә 5 октябрь көнне "Өлкәннәр көне" уздырылды.
Бүген, 5 октябрь көнне, "Актаныш" универсаль спорт комплексында, Өлкәннәр декадасы кысаларында, районыбыз ветераннары катнашында шахмат буенча турнир узды.