ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш.

Бүген район хакимият бинасында район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Кошлар - җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар  табигатьнең күрке,яме,урман табиблары.                                                                                                                             Чалманарат авыл китапханәсендә " Без - кышлаучы кошларның дуслары" исемле балалар иртәсе үткәрелде.

 

Шимбә көнне Шамил Усманов урамында һәм ГЭС бистәсенең Тукай яр буенда каз ярминкәләре үтте. Шамил Усманов урамында Мөслим, Сарман, Менделеевск, Актаныш районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары сәүдә итте.

Биредә җәмгысы 47 театр коллективы бар. Шуларның 7се халык театры исемен алган. Актанышта театр эше әнә шулай көйләнгән.Әлеге саннар “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында яңгырады. Быел Актаныш ике номинациядә билгеләп үтелде. Иске Кормаш авылы халык театры “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим) спектакле белән икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, Киров авылы халык театры “Ак калфак” (М.Фәйзи) спек¬так¬ле белән гран-при яулады. Бу – Президентның 1 миллион сумлык грантына һәм автобуска ия булу дигән сүз. Әлеге җиңүләр артында ни ята?

Узган атнада Актанышның 4 санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә юл хәрәкәте иминлеге буенча атналык узды. Аның нәтиҗәсе буларак әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтелде.

18 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Яңа 2018 нче елга багышланган күргәзмә эшләнде.


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

16 декабрь көнне  Аккүз авылында гомер кичерүче тыл ветераны Халикова Рәашидә Галимә кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

16 декабрь көнне Актанышның  “Бүләк” чаңгы тарссасында  кышкы спорт Сезонын ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән  чаңгы спортын үз итүче укучылар җыелды.

15 декабрь көнне  мәдәният йортының кече залында мәктәп укучылары, Актанышның шигырь сөючеләре өчен  яшь шагыйрә, якташыбыз Эльмира Җәлилованың “Төнге кояш”  китабына премьера  уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International