Кошлар - җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Чалманарат авыл китапханәсендә " Без - кышлаучы кошларның дуслары" исемле балалар иртәсе үткәрелде.Чараны үткәрүнең максаты: балаларның кошлар турында булган белемнәрне арттыру; бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәнү; кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, кошларның тирә -юнебезгә нинди файда китерүләрен белделәр,сорауларга җаваплар бирделәр,кроссвордлар чиштеләр,китапханәдә кошлар турында булган матур әдәбият белән дә таныштылар.Соңыннан үз куллары белән эшләнгән җимлекләрен элделәр. Кошлар - безнең якын дусларыбыз.Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк!