Бүген район хакимият бинасында район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында Яңа ел чорында райондашларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү, пиротехника куллану, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, шулай ук социаль сораулар һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде.