Актанышта юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Шул уңайдан, Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эш алып баралар. 

Узган атнада Актанышның 4 санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә юл хәрәкәте иминлеге буенча атналык узды. Аның нәтиҗәсе буларак әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтелде.

Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләде, уеннар ярдәмендә аңлатты, соңыннан бергәләп «Светофор» дигән җырны башкардылар. 

 Чарада юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Рәсимә Сәетова да катнашты. Ул балалар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрде, юл билгеләрен өйрәнү өчен пазллар, китаплар һәм брошюралар бүләк итте. Ә балалар бакчасы мөдире Луиза Гомәровага юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау эшенә зур активлык күрсәткән өчен Диплом тапшырды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International