Аяз Гыйләҗев "Көттереп искән җил" ике пәрдәлек комедиясе.
Кәзкәй авылы китапханәсендә 2018 ел - Татарстанда Л. Н. Толстой елы уңаеннан башлангыч класс укучылары белән кычкырып укулар башлап җибәрелде. Әлеге чара барышында Л.Н. Толстойның "Кошчык", "Песи баласы", "Слива төше" хикәяләре кычкырып укылды, укучылар белән фикер алыштык.
19 гыйнвар көнне Теләкәй авылы китапханәсендә " Хәят" клубына йөрүчеләр белән " Туган җирнең гүзәл җырчысы" - дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.
22 гыйнвар көнне Уразай авыл китапханәсендә 2018 ел- театр елы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" китап күргәзмәсенә обзор үткәрелде. Күргәзмәлектә урын алган татар театры тарихын яктырткан китапларга,драма әсәрләренә обзор үткәрелде.
22 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен компьютерда өйрәнү дәресләре башланды.
20 январь көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды.
19 январь көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә җирлекнең ветераннар советы рәйсе, авылыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, актив җәмәгать эшлеклесе Гильметдинова Бания Салах кызының юбилей кичәсе булып узды.
22 январь көнне Чуракай авыл китапханәсендә И.Ибраһимовның иҗатына багышланган "Тама-тама ташлар ярдык без.." исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Иске Богады авылы китапханәсе, танылган балалар шагыйре Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Иң яхшысы –балаларга!”дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.
Бүген, 20 нче гыйнварда, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда район алдынгылары бәйрәме узды.