19 январь көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә җирлекнең ветераннар советы рәйсе, авылыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, актив җәмәгать эшлеклесе Гильметдинова Бания Салах кызының юбилей кичәсе булып узды. Аны бәйрәме белән дуслары, хезмәттәшләре тәбрикләде, үзләренең изге теләкләрен җиткезделәр.