Әдәби кичә: “Иң яхшысы –балаларга!”

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

 Иске Богады авылы китапханәсе, танылган балалар шагыйре Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Иң яхшысы –балаларга!”дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Х. Халиков балалар дөньясын яхшы белеп яза, аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоя, шуларны тәэсирле итеп бала күңеленә җиткерә белә.

Китапханәче балаларны әдипнең шигырьләр китаплары белән таныштырды. “Кем тизрәк?” дигән бүлектә нәни китап укучылар табышмакларга җаваплар таптылар, шагыйрьнең шигырьләрен яттан укыдылар. Х. Халиковның әсәрләре укучыларны тирә-юньне танып белергә, һәр нәрсәдән матурлык табарга ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International