22 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен компьютерда өйрәнү дәресләре башланды. Китап укучыларның сораулары буенча китапханәдә оештырылган бу занятиега өлкәннәребез зур кызыксыну белән килделәр. Аларның теләге, киләчәктә ныклап үзләштереп, интернет ресурслардан файдалана белү.