ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2018 ел
җомга

21 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен Халыкара туган тел көненә карата “Әдәби мозаика” уздырды. Чарада “Тел дигән дәрья бар” исемендә электрон презентация күрсәтелде.


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Түке мәдәният йортында кышкы спартакиада кысаларында  шашка уйнау һәм армспорт буенча ярышлар узды.

  22 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде.

21 февраль көнне Татар Суыксу авыл китапханәсендә туган телгә багышланган “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән диспут үтте.

13 февраль көнне, Татар Суыксу авылы  китапханәсендә  Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның  80 ел тулу уңаеннан “Фәнис Яруллинны искә алу”,  дип исемләнгән әдәби  кичә оештырылды.

Меңнәр мәктәбенең 7-8 класс укучылары,  "Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде " дип исемләнгән   анкета тутыруда катнашты.

22 февраль көнне Актаныш Туган як музеенда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чоры реликвияләреннән “Хәтер” дип исемләнгән кургәзмә ачыла.

Башлану вакыты 10:00

Рәхим итегез!

 


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

21 февраль Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет- интернат мәктәбе укучылары белән берлектә , Халыкара туган тел көне уңаеннан "Газиз туган телем"  исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында туган телгә багышланган шигырьләр укылды, җырлар, биюләр башкарылды. Китапханәче туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды,  укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

21 февраль -  Халыкара  туган тел көнендә, Актаныш үзәк балалар китапханәсе Ульяновск өлкәсе  С.Т. Аксаков исемендәге  балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган  “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнаштылар.

21 февраль көнне Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә бизәкләп бәйләү буенча мастер - класс үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International