13 февраль көнне, Татар Суыксу авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 ел тулу уңаеннан “Фәнис Яруллинны искә алу”, дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды.
Фәнис Яруллинның тормышы, иҗаты турында китапханәче Л.Минкаева сөйләп узды. Язучы турында өзекләр күрсәтелде, Фәнис Яруллин шигыренә иҗат ителгән популяр җырлар тыңлатылды, шигырьләре укылда.