22 нче февраль көнне китапханәдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу көне дип саналган 14 телнең берсе. Бу туган телебез белән чын күңелдән горурланырлык мөһим фактор. Бәйрәмгә килгән һәркем татар халык иҗаты китаплары ярдәмендә чыгыш ясады. Г.Тукайның "Туган тел" җыры башкарылды. Әхмәт Ерикәй, Г.Тукай шигырьләре, мәкальләр, табышмак әйтеш, бәет һәм мөнәҗәтләр тыңланды. Кичәдә катнашучылар татар халык уеннарын да искә төшереп, җырлап, матур итеп күңел ачып, канәгать булып, өйдә укырга китаплар алып, таралыштылар.