ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Ачылган көннән башлап, өзлексез, мәчеттә азан тавышы яңгырый, биш вакыт намаз укыла. Моңлы азан тавышы  бистәдә яшәүче бик күп кешеләрне мәчеткә китерде. Иң куанычлысы: өлкәннәр генә түгел, ә балаларның да мәчеткә йөрүләре.

“Мирас”  хор коллективы  2009 елда оешты, ул 55 яшьтән  76 яшькә кадәрге 50 ветеранны берләштерә. Коллективта хатын-кызлар, ирләр һәм катнаш вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары ансамбле, ялгыз җырчылар, нәфис сүз осталары, 6 парлы бию коллективы шөгыльләнә.

Авыл җирендә ял да юк, бәйрәм дә юк. Дөрес, бик матур итеп ял итә авыл кешесе. Ләкин, шул ял вакытында да иртәдән кичкә кадәр бар мәшәкатеңне, көндәлек эшеңне башкарып өлгерергә кирәк. Авыл халкын эш белән тәэмин итеп, авылның өлкәнен дә, бала-чагасын да бердәй кайгыртып яшәүче хуҗалыкны җитәкләүче рәис төннәрен дә уяу йокы белән йоклыйдыр авылда.


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветеранга – Актаныштан Хәмит Раян улы Раяновка, Мари Суыксуыннан Минтимер Миндекәй улы  Арслановка, Күҗәкәдән Зирдис Тимер улы Тимировка, Нурфика Абдулла кызы Абдуллинага бүген -  12 июнь көнне Татарстан бүләген –“Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.

Бүген  - 12 июнь көнне  Актанышта Рәсәй көненә багышлап мини-футбол буенча ярыш узды.

Хөрмәтле райондашлар!

Илебез дәүләт бәйрәмнәренең иң зурысын – Россия көнен бәйрәм итә бүген.

Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил, район позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең – Татарстан, Актаныш халкының киләчәккә ышанычы, тыныч, имин тормыш өчен бердәм хезмәте.


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

2019-2020 елларда, республика программасы нигезендә, районда аскы Актаныштагы Хәмит чишмәсенең каршы ягында – Иске Идел буенда бар таләпләргә туры килүче су коену урыны ясау өчен тавыш бирергә ун гына көн калды. Тавыш бирү өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) “Ачык Татарстан” халык сораштыруларына кереп, Актанышта су коену урыны булсын иде, дип тавыш бирергә кирәк.

Бүген – 11 июнь көнне, икеайлыкка нәтиҗә ясап, авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә һәр җирлектә булып, авылларның төзеклеген һәм чисталыгын карыйлар – башкарылган эшләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М.,  физик әзерлек буенча инструктор  Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” бару хокукы алдылар. Команда членнары грамота, кубок  һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнделәр.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова әле үзе исән вакытта ук Актанышны “Татар Швейцариясе” дип әйткән. Чыннан да, Актанышны татарларның башкаласы дип атарга мөмкин. Хәтта башка төбәкләрдән күченеп килүче башка милләт кешеләре дә бер-ике елдан соң татар телендә сөйләшә башлый. Актанышта милли һәм мәдәни традицияләр сакланган. Мәсәлән, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар, ул Татарстан Республикасының иң яхшы ансамбльләре исәбендә тора. Районның һәр икенче яшәүчесе җырлый да, бии дә белә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International