Бүген – 20 октябрь көнне район хакимият бинасының утырышлар залында өмә үткәрү һәм район территориясендә оешма-предприятиеләргә беркетелгән урыннарны тәгаенләү һәм эш тәртибен билгеләү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариев алып барды.
16 октябрь көнне районда мәгариф бирү өлкәсендәге системалы эшчәнлекне яхшырту буенча Актаныш технологиу техникум базасында семинар узды.
Актаныш район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп, Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Нәфисә Рим кызы Шәфыйкова билгеләнде.
2018 елның 26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Дәүләт Думасында икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, аның барышында депутатлар киләсе өч елга Россия федераль бюджеты турында закон проектын һәм илебезнең социаль-икътисадый үсеше фаразын карадылар.
Күҗәкә авыл китапханәсе Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган төбәкара “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре” акциясенә кушылды. Сентябрь аеннан китапханәдә шагыйрь М.Ю.Лермонтов иҗатына багышланган чаралар үткәрелде. “Лермонтов – современник русской культуры на все времена...” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә янында китап күзәтүләр, әңгәмәләр уздырылды. Китап укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп фотога да төштеләр.
18 октябрьдә төнлә һәм кич урыны белән томан төшүе көтелә.
13 октябрь көнне Актаныш гимназия-интернатында бишенче сыйныф укучыларын гимназистлар сафына кабул итү тантанасы узды. Ант әйтеп, значоклар тагып, алар чын гимназистлар булырга ризалык белдерде.
Бишенче сыйныфлар һәм килгән ата-аналар өчен бәйрәм көн буена дәвам итте. Биш баскычтан торган сынау үттеләр алар. Уку, экология, патриотизм, СМИ, сәнгать – һәр баскычтагы сынау-биремнәрне чиште балалар. Әти-әниләр белән бергәләп үзләрен җитезлектә, өлгерлектә, тапкырлыкта һәм бердәмлектә дә сынадылар алар.
Бәйрәм чәй табыны артында балалар, ата-аналар, тәрбияче һәм укытучылар белән эчкерсез аралашу булып дәвам итте, җыр-биюләр, балачакның күңелле уеннары белән күңелгә уелды.
12 октябрь көнне Казахстаннан килгән делегация Актаныш гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты. Кунаклар игътибарына гимназия укучылары һәм укытучы-тәрбиячеләр коллективы тарафыннан тормышка ашырылып килүче проектлар тәкъдим ителде. "Ак җилкән" газетасы, робототехника, "Кызыклы тәнәфес" электрон кулланмасы, 3D-проекция, "Шәкерт" электрон белем порталы, төрек телен өйрәнү һ.б. түгәрәкләр эшчәнлеген кунаклар зур кызыксыну белән күзәтте.
Эшлекле очрашуда Казахстан һәм Татарстан мәгарифенең алдынгы үрнәкләре буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләсе дә каралды.
Актаныш районыннан чыккан язучыларның әсәрләре татар әдәбиятының кабатланмас бер өлешен – бай мирасын тәшкил итә. Култамгасы белән бүләк ителгән шактый китаплар музей фондында саклана. Ункөнлек кысаларында күргәзмәгә чыгарылган китаплар белән танышу якташ язучылар өчен горурлык хисләре уятты.