Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Күҗәкә авыл китапханәсе Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган төбәкара “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре” акциясенә  кушылды. Сентябрь аеннан китапханәдә шагыйрь М.Ю.Лермонтов иҗатына багышланган чаралар үткәрелде. “Лермонтов – современник русской культуры на все времена...” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә янында китап күзәтүләр, әңгәмәләр уздырылды. Китап укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International