ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе мәйданчыгында оештырылган дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты.

Дискуссия Татарстан Республикасында «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыруга, шулай ук сәнәгать сәясәте, федераль һәм республика бюджетларын формалаштыру, моношәһәрләр үсеше, сәнәгатькә, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларына багышланган иде. Фикер алышуда Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, бизнес, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген – 3 декабрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район оешма-предприятиеләре арасында волейбол чемпионатының ябылу тантанасы узды.

Чемпионат җиңүчеләре.

1 урын   – МБОУ ДО ДЮСШ АМР РТ,

2 урын –  «МНКТ» җәмгыяте,

3 урын  – район мәдәният бүлеге.

Актив уйнаучы командалар – Актанышның 1 нче мәктәбе, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе,   МАУ ДО АМР РТ ДЮСШ «Лачын», Спорт ветераннары, МБОУ ДО ДЮСШ АМР РТ – 2.

Номинацияләрдә җиңүчеләр.

Иң яхшы пас бирүче  – Гараев Алгинат ( КУЛЬТУРА),

Иң яхшы һөҗүмче – Булатов Руслан (ДЮСШ),

Иң яхшы сакчы – Гарифьянов Рустем (КУЛЬТУРА),

Иң яхшы уенчы – Ибнеев Ленар ( ООО «МНКТ»),

Иң өлкән уенчы – Галиев Рамил (МАУ ДО АМР РТ ДЮСШ «Лачын»).

 

Һәр елны декабрь аенда  традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән “Тургай”  кафесында очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, район инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, авыл җирлеге башлыклары,  урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләүче оешма җитәкчеләре һәм  вәкилләре катнашты.

 

Очрашуда узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, уңышлар билгеләп үтелде, килеп туган проблемаларны чишү юллары билгеләнде. Шулай ук киләчәккә бурычлар куелды.

 

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Бу план кысаларында районда яшәгән инвалидларга төрледән-төрле чаралар оештыру күздә тотыла – спорт ярышлары, район җитәкчелеге белән очрашу, юридик ярдәм күрсәтү, бәйгеләр, мәдәни чаралар һәм башка максатчан адреслы ярдәм чаралары.

 

 

Хөрмәтле актанышлылар!

 

Ел саен декабрь башында бөтен дөнья Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Әлеге дата сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тулы, лаеклы тормышка хокуклы булуларын тану символы булып тора.

 

Актаныш муниципаль районында 2419 көчле рухлы кеше яши: өлкәннәр һәм балалар, сәламәтлекләрендәге тайпылышларга карамастан, күңелләрендә тормыш шатлыгын, ямен һәм матурлыгын саклап киләләр, зур батырлык, искиткеч ихтыяр көче күрсәтәләр. Яши белү белән беррәттән, аларның күбесе актив эшчәнлек тә алып бара һәм үзенең шәхесе аркылы авыр тормыш хәлендә калган кешенең теләсә нинди шартларны, киртәләрне җиңеп чыга алуын, уңышка ирешүен һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк булуын исбатлый!

 

Безнең көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешәләр, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлары һәм җиңүләре өчен горурланабыз һәм шатланабыз!

 

Соңгы елларда  районыбызда көчле рухлы кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләү өчен шартлар тудыру, аларга сыйфатлы белем бирү, тернәкләндерү, социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү, мәдәни һәм иҗтимагый тормышка катнаштыру өчен күп эшләр башкарыла. Шуның белән бергә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауда хакимият органнары гына түгел, ә һәрберебез көч куярга тиеш икәнлекне дә истә тоту мөһим. Дәүләт тарафыннан ярдәм нинди генә зур булмасын, ул тирә-юньдәгеләрнең җылы мөнәсәбәтенә һәм кешелеклелегенә, безнең ягымлы сүзләребезгә, якыннары һәм туганнарының игътибарына һәм кайгыртуына булган ихтыяҗны беркайчан да алыштыра алмас.

 

Безнең көчле рухлы кешеләребезгә чын йөрәктән тормыш энергиясе, оптимизм, ихтыяр көче һәм яхшылыкка өмет, иминлек һәм бәхет телим. Үз-үзегезгә ышаныгыз һәм беркайчан да бирешмәгез!

 

25 ноябрь – Әниләр көне уңаеннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе үз китап укучылары арасында “Дөньяда иң кадерле кеше - Әни” дигән исем астында видеороликлар конкурсы игълан иткән иде. Балалар әниләренең фотосурәтләрен кулланып, бик матур видеороликлар тапшырдылар. Видеороликларда әниләр турында лирик җырлар яңгырады. Нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә грамоталар бирелде.

 Беренче урын - Мусин Самир Айдар улы, әнисе - Габдрахманова Эльмира Ришат кызы;

Икенче урын - Шәйхуллина Зәринә Ильмир кызы, әнисе - Шәйхуллина Рәйлә Әнвәр кызы.

Сабирова Эльвира Рафис кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Катнашучыларга китапханәчеләр рәхмәтләрен белдерәләр,  уңышлар телиләр!

Гаиләдә бала усеше һәм шәхес буларак формалаштыру өчен максималь унай шартлар тудыруга ярдәм итү максатыннан "Ихлас" педагогик - психологик узэге "Ата - аналар университеты" проектын башлады.

1  декабрь көнне Казанда I татар телле республикакүләм «Гыйлем фест» фестиваль-бәйгесе узды. Аның максаты – укучыларны татар телен куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән актуаль фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар әзерләүгә кызыксындыру, татар теленә заманча караш тудыру.

Бәйгедә Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Финалга 30 дан артык проект сайлап алынды. Алар арасында татар телендә өстәл уеннары, смартфон өчен кушымталар, видео тәрҗемәләре, сайтлар, Counter Strike уенының татарчага тәрҗемәсе, сүзлекчәләр, хәтта, шикәрле мамык ясый торган җиһаз да бар. Фестиваль вакытында укучылар үзләренең хезмәтләрен татар телендә, стендлы доклад форматында тәкъдим итте.

Актаныш гимназиясенең укытучы-тәрбиячеләре һәм укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән “Гыйлем-Fest” Республикакүләм проектлар бәйгесендә катнашып, үз проектларын якладылар. Гимназиядән “Тугандаш”, “Мирасыбыз”, “Татар әдәбияты – хәтер карталарында”, “SUZEBEZ”, “Тәҗрибә”, “Башваткыч”, “Җайлы тел” проектлары сайлап алу турын үтеп, әлеге бәйгедә катнашу хокукын алган иде. Финал өлешендә “Җайлы тел” (җитәкчесе Хөсәинов Ленар Наил улы, 6а һәм 6б классы укучылары), “SUZEBEZ” (җитәкчесе Шәйхин Айдар Рәсим улы, укучылар Ибраһимов Раил, Фәрдиева Алисә, Салахова Ләйсән), “Тугандаш”  (җитәкчесе Халимова Изалия Изаиловна,  Гәрәев Айбулат, Гәрәева Рәмилә, Гарифуллина Руфинә) проектлары җиңүче исеменә лаек булдылар. Башка проектлар да  жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм сертификатлар белән билгеләнеп үтелде.

Бәйгедә катнашучы барлык укучыларны, әти-әниләрен, оештыручы-җитәкче остазларын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176293/

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176297/

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176296/

2 декабрь көнне Аккүз мәктәбенең авиамодельләр түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар Ахметов Денис, Ихсанов Данил, Камалов Булат Зәй шәһәренен 4 санлы мәктәбендә оештырылган авиамодель спорты команда беренчелегендә оча торган планер F 1N һәм F 1N-150 классы буенча катнашып, 20 команда арасында 10 урын алдылар. Җитәкчеләре Җәмилов Ринат Флүн улы.

1 декабрь көнне Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча дөнья чемпионы Вәлиев Булат Зиннур улы истәлегенә "Татнефть"" призларына XII Бөтенроссия турниры булып узды.

Әлеге ярышта Балалар ижат үзәгенең Пучы бүлекчәсе көрәшчеләре актив катнаштылар. Шәмсиев Ильназ - I; Хәбетдинов Салават - II; Гилемов Салават - III урыннарны яуладылар. Тренерлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.

Бу көнне 1992 елда БМОның Генераль Ассамблеясы кабул итә. Әлеге карар 1983-1992 елларда уздырылган Инвалидлар унъеллыгы тәмамлану белән кабул ителә. Халыкара инвалидлар көне Россиядә һәм башка дистәләгән илләрдә үткәрелә.

Актанышта инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы

3-12 декабрь көннәрендә Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге старт ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International