ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә  "Яшьлек"  мәдәни үзәгендә 25 форма киңәшмәсе  узды.

Узган 25 формада Энгель Фәттахов җирлек башлыкларының эшчәнлеген бәяләргә дигән бурыч та куйган иде. Ләйсән Фоат кызы бу максаттан җирлекләрне берничә күрсәткеч  буенча анализлап, нәтиҗәләрне бәян итте. Монда җирлектәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь  күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар исәпкә алынган. 11 айлык нәтиҗәләр буенча Актанышбаш авыл җирлегенең эшчәнлеге иң югары бәягә лаек булса, ноябрь аенда бу күрсәткеч Усы авыл җирлегендә мактауга лаек. Бу уңайдан Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган  пар күгәрчен сынын кабул итеп алды. Киләчәктә мондый нәтиҗә ай саен ясалып барачак. Күчмә күгәрченнәрнең кайсы җирлекләргә “куначагын” да тынгысыз хезмәт һәм вакыт күрсәтәчәк.

-Авылларны саклап калу – безнең төп бурычыбыз,- диде галим бүген – 20 декабрьдә Актанышның 1,2 нче мәктәпләрендә һәм Актаныш гимназиясендә укучылар белән очрашуда.

 14-15 июнь көннәрендә – Ык буе сабантуе алдыннан -  2019 елда Актанышта  Ык буе табигате һәм халкы тарихына багышланган фәнни конференция үткәрү планлаштырыла. Бүген шул уңайдан Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе,  ТРның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов укучылар белән аралашты, тарихи темаларга эзләнү өчен юнәлешләр билгеләде.

Альберт Борһанов туган якны, авылны өйрәнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен сөйләде.

-“Безнең “Туган җир” (“Родной край”) дигән журнал чыга. Без бу журналны татар телендә дә, рус телендә дә чыгарабыз. Мин укучыларны бу журналга кимендә бер мәкалә булса да язарга өндим. Туган якны өйрәнү өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, археологик казу эшләрен алып барырга кирәк. Күп китапта элеккеге археологиягә кагылышлы мәгълүмат юк. Икенчедән, бүгенге көндә әле өйрәнелмәгән археологик һәйкәлләр бик күп. Аларны өйрәнергә кирәк. Өченчедән, эпиграфика, ягъни кабер ташлары, юкка чыгып бара. Алар, үзләрендә бик күп мәгълүмат саклаган килеш, җир астына кереп китәләр. Шулай ук кабер ташларын кешеләр аңлы рәвештә җимергән очраклар да булды. Бу юнәлештә әле бик күп район өйрәнелмәгән. Дүртенчедән, үткән гасырлардан өйрәнелми калган архитектура объектлары бик күп. Аларны өйрәнмиләр, тикшермиләр, алар юкка чыгып баралар. Монда мәчетләр дә, чиркәүләр дә, мәдрәсәләр дә керә. Һәм бишенчедән, сәнәгать объектлары. Татар халкының үз сәнәгате юк, дип күпме сөйләделәр. Татар халкының үз сәнәгате бар аның, аны күрергә теләүчеләр юк. Менә бу юнәлешләрдә эшләргә, бу юнәлешләрдә үсәргә кирәк”, - диде галим.

Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләр, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, музей хезмәткәрләр, мөгаллим-белгечләр катнашыр дип көтелә.

 

 

 

Бүген – 20 декабрь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик  Альберт Борханов  белән очрашып, Ык буе сабантуеның Актаныш халкы өчен әһәмияте, тарихи кыйммәте һәм сабантуйга әзерлек буенча фикер алыштылар.

Актанышта  Ык буе төбәкара сабантуе 16 июньдә узачак. 14-15 июньдә  Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли конференциясе уздыру, төбәк тарихын өйрәнү күздә тотыла.

Альберт Борһанов, Татарстан Республикасының атказанган фән хезмәткәре, академик, тарихчы:

– Ык буе сабантуе -  зур алгарыш. Ык – төрле өлкәләрне һәм аның янәшәсендә яшәүче милләтләрне берләштерү елга. Ул татар, башкорт, казах халкының тарихында зур роль уйнаган. Ык буе сабантуе – зур тырышлык, көч таләп итә торган чара. Әлеге бәйрәм Актанышта югары оешканлык белән үтәчәгенә ышанам, - диде.

15 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә кече яшьтәге үсмерләр арасында Татарстан Республикасының спорт  ветераннары Закиров И.Ш., Хаматдинов Ф.З. призларына татарча көрәш буенча районара турнир узды. Ярышта Минзәлә, Тукай районнары, Актаныш районы Пучы авылыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән укучылар көч сынашты. Турнирда Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар:

    Хөҗҗәтов Эмиль    - 1 урын;

    Нургалиев Айзат     - 2 урын;

    Газизов Инсаф        - 3 урын;

    Секунов Эмиль       - 3 урын;

    Гильмуллин Ислам - 3 урын.

Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.

Яңалык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгының үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга кагыла. Кешенең кимендә 30 ел эш стажы булырга тиеш. Шулай ук аның хәзер дә авылда яшәве һәм беркайда эшләмәве кирәк. Әлеге шартларга туры килүчеләрнең картлык буенча иминият һәм беренче, икенче төркем инвалидлык төркемендә булучыларның пенсияләренә 1 мең 300 сум акча өстәләчәк. Ә өченче төркем инвалидларныкы бераз үзгәрәк: аларга, пенсия яшенә җиткәнче, ай саен 669 сум гына акча түләнә.

2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.

Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елда гражданин 15000 сум күләмендә пенсия алган булса, аны индексацияләү суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, әгәр гражданин 10000 сум алган булса, аны якынча 700 сум күләмендә арттыру көтә.

Шуны да искәртик: эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулысынча эштән азат ителгәннән соң, тулы күләмдә түләү, «югалган» индексацияләрне исәпкә алып, киләсе айдан, эш яки башка эшчәнлек туктатылганнан соң, бер айдан соң килеп җитә.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Элвин Грей - татар эстрадасын яңа биеклеккә күтәрүче. Актаныш тамашачысы да бүген район мәдәният йортындагы концертында Элвин Грей белән бергә җырлады, бергә биеде. Шул рәвешле, җырчы татар эстрадасын гына түгел, Актаныш тамашачысын да моңарчы күрелмәгән яктан ачты. 2-3 яшьлек балалар сәхнәгә күтәрелеп, Элвин абыйларын кочаклап яраттылар, бергәләп аның җырларын башкардылар. Актаныш тамашачысын – баласын, яшен, өлкәнен – бөтенесен дә бергә җырлатты Элвин.

Элвин Грей - татар эстрада сәхнәсендә бүгенге көндә тиңдәшсез һәм көндәше булмаган артист. Бүген – 19 декабрьдә Актанышта да сәхнә йолдызы булып балкыды ул. Элвин безгә сәхнәдә җырчының түгел, ә нәкъ менә бердәм, көчле команданың уңышын күрсәтте. Элвинның концерты замана яңарышы да, техник мөмкинлекләр дә, маркетинг та, бизнес та, яшьләр шаукымы да, күңел түрендә чыгар урын тапмый тын гына яткан хисләр өермәсе дә. Элвинның үзенчәлеге - шуларның һәммәсен бергә җыеп  идарә итә белүче шәхес, җырчы булуында. Тамашачы белән турыдан-туры аралашып, ул аның күңел кылларын чиртә, якын сердәшенә әйләнә һәм сәхнәдә яшәп килгән барлык кагыйдәләрне инкарь итә, кире кага. Концертта Җырчы һәм Тамашачы, алар бербөтен, җыр һәм музыка, хис-тойгылар.

 Элвин үз сүзен әйтеп, яңалыктан да, заманнан да алда бара. Танылган артистлар белән каршылыкка кереп булса да, ул үз сүзен әйтә, иҗатын яклый һәм саклый да белә. Элвин концерты Актаныш сәнгатькәрләренә, режиссерларга гына түгел, тормышта һәм эштә яңалыклар кертү, кабатланмас булу өчен җитәкче-белгечләргә, эшмәкәрләргә дә бербөтен команда булып уңышка ирешүдә, аудитория белән идарә итүдә мастер-класс булгандыр, мөгаен.

19 декабрь кич, төнлә һәм 20 декабрьдә көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле бәс төшә, аныд диаметры 50 мм һәм аннан да зуррак, ә катламлсыныкы 35 мм һәм аннан да артырга мөмкин.

Татарстан гражданнары пенсиягә чыгар алдыннан биш ел дәвамында пенсия алды яшендә булып саналачак. Бу хакта ТР парламентының 44нче утырышында «Инвалидлар һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы законының 2 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты кабул ителде.

Документ республика законын федераль законга тәңгәлләштерү өчен эшләнгән. Үзгәрешләрне исәпкә алып, пенсия алды яше картлык буенча иминият пенсиясе, шулай ук вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясенә хокук бирә торган яшькә җиткәнче биш ел вакытны тәшкил итәчәк. Республика законының элекке редакциясендә пенсия алды яше пенсиягә чыгар алдыннан булган ике ел саналган.

«Закон редакциясе нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр хезмәт базарында көндәшлеккә сәләте булмаган һәм эшкә урнашу кыенлыклары булган гражданнарны эшкә урнаштыру өчен урыннар резервы булдыра. Пенсия алды яшендәгеләр дә шушы категориягә керә», - диде Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, депутат Рифат Ганибаев.

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» законда ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 65, хатын кызлар өчен 60 яшькә кадәр озайтылган.

 

 

Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүдә дәүләт тарафыннан максатчан ярдәм чаралары каралган. Татарстанда бүгенге көндә фермерларга ярдәм итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Быел гына шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International