Гыйнвар ае Актаныш районында хөрмәтле ветераннарыбызның олуг юбилейлары белән башланып китте. Теләкәйдән Нәсимә Сәлмән кызы Хаҗипова, Иске Айманнан Фәния Миргаяз кызы Шәрәфиева – 1 гыйнвар, Чаттан Дәүләтгәрәй Гыйльметдин улы Гыйльметдинов, Зөбәердән Зөфәр Ямалтдин улы Ямалтдинов – 2 гыйнвар, Пучыдан Нәкыя Әмирҗан кызы Гафиятова, Адайдан Мәшүдә Сәрвәр кызы Нәфыйкова – 5 гыйнвар, Апачтан Мортаза Әмин улы Әминов – 6 гыйнвар, Аештан Сәгыйдә Фазлыймөхәммәт кызы Фазлыймөхәммәтова 9 гыйнвар көнне үзләренең күркәм юбилейларын – 90 яшен билгеләп үттеләр.
Юбилярларны туган көннәре белән котлап, Актаныш районыннан килгән делегация Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән күчтәнәч, бүләкләр тапшырдылар.
Халыктан кергән сораулар, актуаль мәсьәләләр чишелеше буенча Актаныш районы хакимиятендә атналык брифинглар 2019 ел башыннан, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдиме белән, Актаныш районы мәгълүмат үзәге тарафыннан атна саен үткәрелә башлый.
-Брифингта халыкны борчыган иң актуаль сораулар, темалар күтәреләчәк. Район халкы – Актанышның иң зур байлыгы. Хакимияткә мөрәҗәгать ителгән бер генә сорауны, фикер-тәкъдимне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Сорауларны тиз, оператив һәм объектив хәл итүдә җәмәгатьчелек белән турыдан-туры эшләүне брифинг аша җайга салу - нәтиҗәле ысул. Алдан ук халыкның сорауларын өйрәнеп, компетентлы органнарның, җаваплы җитәкчеләрнең бергәләп фикерләшеп, киңәшләшеп чишелеш табулары райондагы эшчәнлек нәтиҗәсен дә, сыйфатын да яхшыртачак. Халыкны борчыган сорауларны хәл итүдә, брифинглар барышында үзем дә катнашачакмын. Авыл җирлекләре белән Актаныш хакимиятендә видеорежимда турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды, брифингларда авыл халкы да катнашып, авылдан чыгып йөрми генә үзенең соравына җавап ала алачак, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикерен белдергән иде.
9 гыйнварда тәүге брифинг “Актаныш район пенсия фондының 2018 елгы эшчәнлеге, пенсия фондына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, 2019 елда пенсия түләүдә яңалыклар” дигән темага багышланды.
Бүген – 8 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Шәхси секторда 2018 елда терлек асрау һәм терлек санын арттыру буенча Күҗәкә, Кәзкәй, Түке, Әтәс, Чалманарат авыл җирлекләре җиңү яулады. Район башлыгы Энгель Нәвап улы җиңү яулаган авыл җирлекләренә сертификат – акчалата премия тапшырды.
Бүген – 8 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 2018 ел һәм декабрь ае эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды. Ел нәтиҗәләре буенча җиңүче авыл җирлекләре билгеләнде, район башлыгы Энгель Нәвап улы аларга сертификат – акчалата премия тапшырды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, 2018 елгы һәм декабрь аендагы эшчәнлек белән таныштырдылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов 2018 елгы эшчәнлеккә карата фикерен белдерде, кимчелекләргә тукталды, 2019 елга бурычлар билгеләде. Ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының 2018 елның декабрь ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» ка “Чишмә” җәмгыяте лаек булды.
Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез 12 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-20º, урыны белән -23º; көндез -13..-15º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән һәм көндез күпчелек районнарда кар яву көтелә. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -17..-22º, урыны белән -23..-28º; көндез -13..-18º.
Юлларда бозлавык.
Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар! Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел елкасының иң яхшы бизәлеше өчен интернет аша тавыш бирү башланды.
Актаныш районы Яңа ел елкасы бизәлеше өчен тавыш бирү, чыршы тирәсендә үткән Яңа ел тамашаларын 5 балл белән бәяләү өчен 15 гыйнварга кадәр http://msu.tatarstan.ru/elka-2019.htm сылтамасы аша кереп, интернет челтәрендә тавыш бирү кирәк.
Нәтиҗәләр 1 февральдән дә соңармый ясалачак.
-Сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – ул тәрбиясез кеше, дип, үзенең фикерен белдергән иде якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Хөрмәтле мөгаллимнәр, сез бүген яшь буынны тәрбиялисез, сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка булган мөнәсәбәтегез балаларга да үрнәк булып тора, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 5 гыйнвар көнне узган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында укытучыларга мөрәҗәгать итте, җиңүчеләрне бүләкләп, аларга уңышлар теләде.
“Бүләк” урманындагы чаңгы трассасында чаңгыда узышу белән башланган спартакиада йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ярышлары белән дәвам итте. Укытучылар һәр төрдә дә матур нәтиҗә күрсәтте, бер катнашучыга ике төрдә ярышу мөмкин иде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Актаныш гимназиясе – беренче, Актанышның 2 нче мәктәбе – икенче, Актанышның 3 нче мәктәбе өченче урын яулады. Шәхси беренчелекне Актанышның 1 нче мәктәбе укытучылары Равил Хаҗиев һәм Лилия Галләмова яулады. Иң өлкән катнашучы – Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат Мөхәммәдиев истәлек бүләгенә лаек булды.
5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чыршы әйләнәсендә күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев тәбрикләде. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга бүләкләр тапшырылды. Быелгы бәйрәмнең иганәчеләре район хакимияте һәм “Актаныш” агрофирмасы, алар ярдәме белән райондагы физик мөмкинлекләре чикләнгән 96 балага да Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Казанда – болытлы һава, кар яву көтелә, көндез аз күләмдә. Аерым районнарда буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез җил юнәлешен төнъяк-көнбатышка үзгәртә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-11º; көндез -7..-9º.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Республика буенча – болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә көчәя. К. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез юнәлешен төнъяк-көнбатышка үзгәртә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -7..-12º; көндез -5..-10º.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
5 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда һава торышы:
-төнлә һәм көндез буран; көнъяк-көнчыгыштан җил секундына 15-17 метрга кадәр җитә; бозлавык; юлларда кар көртләре;
-иртән, көндез аерым районнарда көчле кар яву көтелә.