-Тормыш тиз үзгәрә, һәр өлкәгә яңалыклар керә, хөрмәтле ата-аналар, бүген без сезгә мөрәҗәгать итәбез, балаларыбызны киләчәк заман өчен тормышта үз урыннарын табарлык итеп тәрбия бирүдә сезнең ярдәм кирәк. Актаныш мәгариф системасы республика мәгарифендә әйдәп бара. Балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр, укытучылар белән без системалы шөгыльләнәбез, белем бирүне камилләштерүдә даими укыйбыз, алга карап фикер йөртәбез. Без бүген чимал да сатып ала алабыз, яңа технологияләр дә кулланабыз, ә менә яңача уйлый, фикерли белгән, заман яңалыклары белән идарә итә торган һәм үзе дә яңа ачышлар ясый беләүче кеше потенциалын без бергәләп эшләп, үзебез генә тәрбияли алабыз. Балага тәрбия нигезе гаиләдә салына, балалар бакчасында баланың сәләтен күреп, дөрес юнәлеш бирелә, мәктәп аны мөстәкыйль шәхес итеп формалаштырып, үзен камилләштерү, берничә һөнәргә ия булып, уңышка ирешү өчен белем бирә. Мәгариф өлкәсенең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тулы цикл белән эшләве өчен, хөрмәтле ата-аналар, сез кирәк, - дип, район мәдәният йортында чәршәмбедә узган ата-аналар җыелышында район башлыгы Энгель Фәттахов ата-аналарны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды.
Очрашуда район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, укучылар, ата-аналар катнашты.
КФУ ның фәнни эшләр бүлеге җитәкчесе, экономика фәннәре кандидаты Елена Макарова “2030 елда белем бирүнең моделе”, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова “2018-2019 уку елында Актаныш муниципаль районында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек”, “Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия нтернат” ның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары - “Бүләк” белем бирү үзәге директоры Венера Хәева “Бүләк” белем бирү үзәге базасында дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм олимпиадаларга әзерлек”, Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев “Эшче һөнәрләргә әзерләүче үзәк буларак – Актаныш технология техникумы”, Рәсәй табигать фәннәре академиясе профессоры, юридик һәм социаль фәннәр бүлегенең укыту эшләре буенча мөдире урынбасары, психология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты “Ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү” турында чыгышлар ясадылар.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы ата-аналарга, балаларга мөрәҗәгать итеп, балаларга киңкырлы белем алуда райондагы мөмкинлекләрдән файланырга чакырды. Актаныш технологик техникумында авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате кластерына кергән берничә һөнәр буенча укып, һөнәри белем алырга мөмкин булса, “Бүләк” белем бирү үзәгендә мәктәптә уку вакытында өстәмә белем алырга, олимпиадаларга юнәлешле әзерләнергә мөмкин. Ай эчендә генә дә үзәктә 483 укучы, 216 укытучы шөгыльләнеп, белемен күтәргән.
Актанышта 22 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланып китте. Бүген - 25 гыйнвар көнне Татар-Суыксуы авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Татар-Суыксуы, Мари-Суыксуы, Карт, Яңа Кормаш, Карач авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Татар-Суыксуы авыл мәдәният йортында узды.
21-25 гыйнвар көннәрендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы ясалма орлыкландыру технологлары, зоотехниклар, ферма мөдирләре Актаныш технологик техникумында терлекчелектә җитештерүне арттыру буенча белемнәрен күтәрделәр.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -21..-23º; -26˚; көндез -15..-17˚.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча - аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -20..-25º; -30˚; көндез -15..-20˚.
Юлларда бозлавык.
Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү бүген – 24 гыйнвар көнне район хакимиятенең утырышлар залында узды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы эшмәкәрләр, җитештерүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.
Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшүгә үз эшләрен оештыра һәм аны уңышлы җәелдерә белгән, эшмәкәрлекнең башында торган тәҗрибәле һәм үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган көчле, энергияле, актив һәм инициатив кешеләр җыелды.
Кече бизнесның районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төрдәге товарлар белән баетуны тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.
Эшмәкәрләр белән очрашуга киләчәктә яңа кануннар һәм норматив актлар турында беренче затлардан ишетеп белү, килеп туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшер өчен, күзәтчелек ведомстволары һәм тармаклары, банк өлкәсе вәкилләре дә чакырылачак.
Эшкуарлар һәм хакимият арасындагы әңгәмә конструктив килеп чыкты – очрашуга җирлекләрдәге эшмәкәрләргә үз бизнесын җәелдерүдә ярдәм итү өчен авыл җирлекләре башлыклары да чакырулы иде.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән кар яву көтелә, урыны белән көчле кар явачак, кайбер районнарда буран; көндез бераз кар яву көтелә, җиңелчә буран. Көнъяктан исүче җил юнәлеше төнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һәм иртән 17 метрга кадәр җитәчәк, көндез урыны белән секундына 13 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-19º; -22˚; көндез -12..-17˚.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
24 гыйнвар кичендә, төнлә, 25 гыйнвар иртәсендә республикада урыны белән көчле кар яву көтелә. Көнъяктан исүче җил көчәеп, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Буран көтелә, күз күреме - 1000 метр ара ераклыгы, аннан да кимрәк булырга мөмкин. Юлларда кар көртләре.
Бүген – 24 гыйнвар көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.
Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Пенсия реформасына бәйле сораулар – авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәннәрнең эш стажын исәпләү, эшкә урнашу буенча да гозерләр булды.
Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорауның үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.
Күпфатирлы йортларның беренче катында кибет, чәчтараш, элемтә салоны яки башка кече предприятиеләрне бик еш очратабыз. Яңа төзелешләрдә беренче катта биналар бизнес өчен проектлана икән, иске күпкатлы йортларда моның өчен гадәти фатирлар сатып алына. Күпчелек очракта, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру таләп ителә. «Безгә торак булмаган бинаны үзгәртеп планлаштыруны тормышка ашыру һәм рәсмиләштерү буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Бу мәсьәлә һәрвакыт проблемалы мәсьәлә булды, чөнки элек яңадан планлаштыру мөмкинлеге дә закон тарафыннан каралмаган иде. Сүз реконструкция турында барды. Күпфатирлы торак йортта реконструкцияләүгә рөхсәт алу мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә күп кенә эшмәкәрләргә бу катлаулы мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры килде. Хәзер закон торак булмаган бинаны үзгәртеп планлаштыру мөмкинлеген бирә», - дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова.
Бүген – 23 гыйнвар көнне Әтәс авыл җирлегендә узган җыен авылларда терлек асрап яшәүчеләр белән очрашудан башланды. Чынык авылында шәхси ярдәмче хуҗалыгында 16 эре мал асраучы – 7 сыер – Хәмит Хуҗин, Чат авылында крестьян-фермер хуҗалыгы Наил Хуҗин – 56 эре мал – 22 сыер, үз хуҗалыгында мал тотучылар Ильяс Вәлиев – 24 эре мал – 10 сыер, Зинфир Гәрәев – 39 эре мал – 16 сыер, Иске Бикчәнтәйдә фермер Фәнил Абдуллин – 40 эре баш – 22 сыер, Айгөл Хәкимуллина - 17 эре мал – 12 сыер, Йосыф Хафизов – 10 эре мал – 3 сыер, Чирүдә Назим Салихов – 20 эре мал – 10 сыер – үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Район башлыгы Энгель Фәттахов “Чәчер” җәмгыяте, “Әнәк” агрофирмасы эшчәнлеге белән дә танышты.
Җыен Әтәс мәдәният йортында оештырылды.