ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәтендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, республика министрлыклары җитәкчеләренең республика икътисадына федераль чаралар җәлеп итү һәм 2018 елда дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук алдагы чорга планнар буенча утырыш узды.

«2018 ел дәвамында Татарстан Республикасына Россия Федерациясе бюджетныннан 115,9 млрд сум акча җәлеп ителде, шуларның 34,8 млрд сумы - мин җитәкли торган эшче төркем тарафыннан җәлеп ителде. Әлеге чаралар "Сәнәгать үсеше һәм аның көндәшлеккә сәләтен күтәрү" Дәүләт программасы һәм Сәнәгать үсеше фондлары (федераль һәм региональ) программалары буенча", - дип искәртте Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 25 дәүләт программасында һәм 9 федераль максатчан программаларында катнаша. 2019 елга Федераль финанслау буенча бүгенге көнгә 43,7 млрд сум күләмендә заявкалар бирелгән, шуларның расланган лимиты 33,1 млрд сум тәшкил итә.  Федераль министрлыклар, дәүләт корпорацияләре һәм үсеш институтлары конкурсларында катнашу нәтиҗәләре буенча әлеге акчаларның артуы көтелә.

 

 

2018 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата дәүләт кадастр бәясен актуальләштерү буенча эшләр башкарылды. Агымдагы елның 1 гыйнварында күчемсез милек реестрына яңартылган мәгълүматлар кертелде. Бәяләү "Дәүләт кадастр бәяләве турында"гы яңа закон нигезендә үткәрелде, ул күчемсез милек объектларын бәяләүнең яңа кагыйдәләрен билгеләде: әгәр элек моның белән бәйсез (шәхси) бәяләүчеләр шөгыльләнсә, хәзер бурычлар «ТР Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә йөкләнгән.

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Техник инвентаризацияләү бюросы оешмасының автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Бер кв.метрның уртача бәясе 4,68 сум тәшкил итә.

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында актуаль мәгълүматны МФЦ офисларында алырга мөмкин. Ул 5 эш көне эчендә әзер булачак.

Бу мәгълүматларны алу өчен Росреестр порталында электрон сервистан файдаланырга мөмкин. Кадастр бәясен онлайн режимда карарга мөмкин: «Күчемсез милек объектлары буенча белешмә-мәгълүмат» һәм «Ачык Кадастр картасы» сервислары ярдәмендә.

 

 

Хезмәтне саклау буенча эшләүче белгечләр өчен «АКТИОН-МЦФЭР» медиатөркеме Бөтенрәсәй олимпиадасы уздыра. Олимпиадада катнашу өчен www.olimpiada.trudohrana.ru  сайтында 28 февральгә кадәр теркәлү кирәк. Хезмәтне саклау буенча булган сорауларны өйрәнү һәм тест биремнәрен үтәү кирәк. Рейтингны сорауларга җавап бирү вакыты һәм балллар суммасы билгели.

 

Республикада яшәүче федераль ташламага ия гражданнарның айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме арта.

1 февральдән федераль ташламаларга ия аерым категория гражданнарга билгеләнә торган айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме 4,3 процентка индексацияләнә.

Татарстан Пенсия фонды аны 340 мең федераль ташламага ия булган кешегә түләячәк. Аларга инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация алган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социаль Хезмәт Геройлары керә.

ЕДВ – Россиядә түләнә торган иң киң таралган социаль түләү.

Шулай ук ЕДВ эчендәге социаль хезмәтләр җыелмасы да 4,3 процентка индексацияләнә. Федераль ташламага ия кеше аны табигый формада яки акчалата алырга мөмкин.

 

 «Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасын бер елга – 2021 елга кадәр озайттылар. Әлеге программаны финанслау өчен 2019-2021 елларда федераль бюджеттан 2,7 млрд сум, республика бюджетыннан - 2,3 млрд сум бүлеп бирелгән.

Программага пенсионерларны компьютер грамоталыгына өйрәтү проектын гамәлгә кую керә.

2019 елда «Өлкән буын» закон проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнар, балигь булмаган һәм инвалид балалары булган хатын-кызлар өчен профессиональ белем алу мөмкинлеге тудырыла. Программа республикада эшсезләр санын киметүне, шулай ук инвалидларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүне төп бурыч итеп куя.

Шулай ук югары уку йортларын тәмамлаучыларны белгечлекләре буенча эш белән тәэмин итү дә мөһим.

 

Казанда – аязучан болытлы һава, явым-төшем күзәтелми, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан. Җил көнъяктан секундына 4-9 метр тизлек белән исә.

Төнлә һәм иртән һава темпуратурасы -9..-11˚, урыны белән -16˚; көндез һава темпуратурасы -7..-9˚.

Юлларда бозлавык.

Татарстанда – аязучан болытлы һава, явым-төшем күзәтелми, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, җил көнъяктан секундына 4-9 метр тизлек белән исә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14˚, урыны белән -16..-21˚; көндез һава температурасы  -6..-11˚.

Юлларда бозлавык.

-Заман бик тиз алга бара, районда һәр өлкәгә яңалыклар керткәндә, алдынгы карашлы белгечләр белән заманча технологияләр кертеп эшләгәндә генә бүген уңышка ирешергә мөмкин. Актаныш игенчесе, Актаныш терлекчесе дигән лаеклы исемебез бар. Узган ел республикада иң күп тулай уңышны Актаныш районы җыйды. Терлекчелектә баш саннарын арттыру буенча да без - беренче урында. Лаеклы җиңү, хезмәт кешесенең үз эшенең остасы булуы, ышанычны аклавы да бу. Район данын данлап эшләүчеләргә без мөмкинлекләр тудырырга, камилләшү өчен белемен күтәрергә, яңа алымнар кертергә бурычлы, - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның әлеге фикере - аның кредосы.

31 гыйнварда Иске Байсар авылы җирлеге халкы белән очрашып, шәхси хуҗалыкларда, социаль объектларда, "Ташкын" хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышканда да чагылыш тапты ул. “Ташкын" хуҗалыгында заманча сыерлар торагы төзелә һәм анда робот-савымчылар эшләячәк. Хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗан улы Салихҗанов эш барышы, яңа алымның отышлы яклары белән таныштырды. Актаныш ул - заман белән бер сулышта яши белүе белән дә данлыклы.

Иске Байсар  авыл җирлегендә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация, иң элек,  мини фермалар  төзеп, 27 эре терлек – 9 сыер, 1 тана, 6 үгез, 11 бозау асраучы Марат Хөсәенов, 21 эре мал – 10 сыер, 4 тана, 7 бозау асраучы Камил Авзалетдинов, крестьян-фермер хуҗалыгы Рим Бәширов хуҗалыкларында булды.  “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗан улы Салихҗанов  амбарда, остаханәдә, фермада барган эшчәнлек белән таныштырды, яңа, заманча технология белән төзелүче фермада  булачак уңайлыклар, мөмкинлекләр хакында сөйләде.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы җирлекнең социаль объектларында – Иске Байсар табиблык амбулаториясендә, янгын сакчыллыгы бүлекчәсендә, мәктәптә, балалар бакчасында, мәдәният учакларында да булды.

Актанышта район халкының сәламәтлеген саклау, медицина казанышларын гамәлгә кертү, республика медицина үзәкләре белән тыгыз элемтәдә эшләү һәм, әлбәттә, һәр авылга, һәр кешегә барып җитеп беренчел ярдәм күрсәтү, профилактика эшен алып бару - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның игътибар үзәгендә. Актанышның төп байлыгы - аның халкы. Бүген ул эшлекле сәфәре кысаларында Иске Байсар табиблык амбулаториясендә дә  булды, баш табиб Айдар Рәфгать улы Хәев белән берлектә приемга килгән авыл халкы белән аралашты, фикерләрен тыңлады, үзенең күрсәтмәләрен бирде.

Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Иске Байсар  авыл мәдәният йортында узды.

30 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл җирлегендә, район җитәкчелеге катнашында, хисап җыелышы үтте.

Әлеге җирлек авыл хуҗалыгы тармагына теш-тырнаклары белән ябышкан халкы белән данлыклы.

1998 елда үз эшчәнлеген туктаткан "Фрунзе" хуҗалыгы ул вакытта авыл халкын шактый четерекле хәлдә калдыра - эшлим дигән кешегә - эше, яшим дигәненә шарты калмый җирлекнең. Тик "авыл сарылы" халык төшенкелеккә бирелми - беләгендә -егәре, муенында башы булганнар шәхси хуҗалыкларында терлек асрарга керешә һәм .... ялгышмый.

Хәзерге көндә Күҗәкә авыл җирлеге атлар, сарыклар мал-баш саны буенча районда лидерлык позицияләрен били.  Мөгезле эре терлек үрчетү буенча да күҗәкәлеләрнең шактый тәҗрибәсе бар. Җирлектә 616 баш МЭТ исәпләнә, шәхси секторларда 326 баш савым сыеры бар.

Шунысы да игътибарга лаек, Күҗәкәдә терлекчелек, сөтчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге бертуганнар, туган гаиләләре. Алар бүген үзләре барлыкка китергән буын чылбырын күркәм эшләре белән бизи.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Актанышта районында бүген - 29 гыйнвар көнне Кәзкәй авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Тыңламас, Кәзкәй авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда булды. Кадет мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Кәзкәй авыл мәдәният йортында узды.

29 гыйнварда халыктан кергән сораулар буенча  брифинг “Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме”  дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, район мәгълүмат чаралары - телевидение, радио, газета, сайт, социаль челтәр журналистлары, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Тимерова,  район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, видеоэлемтәдә авыл җирлеге башлыклары, “Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге"  учреждениесе директоры Назыйф Салихов, үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Латыйпова  катнашты.

Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме алу, үзәкнең 2018 елгы эшчәнлеге белән “Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" учреждениесе директоры Назыйф Салихов таныштырды.

Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International