Казанда – аязучан болытлы һава, явым-төшем күзәтелми, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан. Җил көнъяктан секундына 4-9 метр тизлек белән исә.
Төнлә һәм иртән һава темпуратурасы -9..-11˚, урыны белән -16˚; көндез һава темпуратурасы -7..-9˚.
Юлларда бозлавык.
Татарстанда – аязучан болытлы һава, явым-төшем күзәтелми, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, җил көнъяктан секундына 4-9 метр тизлек белән исә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14˚, урыны белән -16..-21˚; көндез һава температурасы -6..-11˚.
Юлларда бозлавык.