-Заман бик тиз алга бара, районда һәр өлкәгә яңалыклар керткәндә, алдынгы карашлы белгечләр белән заманча технологияләр кертеп эшләгәндә генә бүген уңышка ирешергә мөмкин. Актаныш игенчесе, Актаныш терлекчесе дигән лаеклы исемебез бар. Узган ел республикада иң күп тулай уңышны Актаныш районы җыйды. Терлекчелектә баш саннарын арттыру буенча да без - беренче урында. Лаеклы җиңү, хезмәт кешесенең үз эшенең остасы булуы, ышанычны аклавы да бу. Район данын данлап эшләүчеләргә без мөмкинлекләр тудырырга, камилләшү өчен белемен күтәрергә, яңа алымнар кертергә бурычлы, - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның әлеге фикере - аның кредосы.
31 гыйнварда Иске Байсар авылы җирлеге халкы белән очрашып, шәхси хуҗалыкларда, социаль объектларда, "Ташкын" хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышканда да чагылыш тапты ул. “Ташкын" хуҗалыгында заманча сыерлар торагы төзелә һәм анда робот-савымчылар эшләячәк. Хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗан улы Салихҗанов эш барышы, яңа алымның отышлы яклары белән таныштырды. Актаныш ул - заман белән бер сулышта яши белүе белән дә данлыклы.
Иске Байсар авыл җирлегендә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация, иң элек, мини фермалар төзеп, 27 эре терлек – 9 сыер, 1 тана, 6 үгез, 11 бозау асраучы Марат Хөсәенов, 21 эре мал – 10 сыер, 4 тана, 7 бозау асраучы Камил Авзалетдинов, крестьян-фермер хуҗалыгы Рим Бәширов хуҗалыкларында булды. “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗан улы Салихҗанов амбарда, остаханәдә, фермада барган эшчәнлек белән таныштырды, яңа, заманча технология белән төзелүче фермада булачак уңайлыклар, мөмкинлекләр хакында сөйләде.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы җирлекнең социаль объектларында – Иске Байсар табиблык амбулаториясендә, янгын сакчыллыгы бүлекчәсендә, мәктәптә, балалар бакчасында, мәдәният учакларында да булды.
Актанышта район халкының сәламәтлеген саклау, медицина казанышларын гамәлгә кертү, республика медицина үзәкләре белән тыгыз элемтәдә эшләү һәм, әлбәттә, һәр авылга, һәр кешегә барып җитеп беренчел ярдәм күрсәтү, профилактика эшен алып бару - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның игътибар үзәгендә. Актанышның төп байлыгы - аның халкы. Бүген ул эшлекле сәфәре кысаларында Иске Байсар табиблык амбулаториясендә дә булды, баш табиб Айдар Рәфгать улы Хәев белән берлектә приемга килгән авыл халкы белән аралашты, фикерләрен тыңлады, үзенең күрсәтмәләрен бирде.
Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Иске Байсар авыл мәдәният йортында узды.