Бүген Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башланды. Анда 42 команда, 335 көрәшче арасында үзара көч сынашучы беренче парлар бил алыша башлады.
Турнир ачылу тантанасы 11 сәгатьтә башлана.
Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасында узган елга да нәтиҗәләр ясалып, иң яхшы көрәшчеләр, тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнәчәк.
Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры уза. Ике турнирның бергә үтүе быел беренче тапкыр. Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шул уңайдан фикерләре белән уртаклашты. Актаныш көрәшенә, көрәшчеләренә багышланган язмалар “Идел” журналы белән берлектә әзерләнеп, журналның февраль саны Актаныш районына багышланды. Энгель Нәвап улы белән татар көрәшен, көрәшчеләрне 1998 елдан матбугатта яктыртып баручы журналист – “Идел” журналының мөхәррире Радик Сабиров әңгәмә корды.
– Энгель Нәвапович, көрәш турында сөйләшә башлаганчы, гомумән алганда, Актанышта спорт, сәламәт яшәү мәсьәләләренә тукталыйк әле. Бу өлкәдәге вәзгыятьне ничек бәяләр идегез?
– Беркемгә дә сер түгел, республика буенча тулаем алып караганда, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә зур алга китеш күзәтелә. Бер кызык фактны искә аласым килә. Мин 1998 елдан бирле район башлыгы булып эшлим, шуңа ул чорны да, бүгенгесен дә беләм, күрәм һәм бәя бирә алам. Без эшли башлаганда, Актанышта республика дәрәҗәсендә таныла алырлык спортчылар тәрбияләү турында хыяллана идек. Хәзер инде без ил күләмендә, дөнья масштабында җиңүләр хакында уйланып яшибез. Әйтергә кирәк, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, соңгы елларда районыбызда тудырылган шартлар, тиешле матди-техник база хәзер әнә шундый уйларга этәрә. Уйлап кына карагыз: гап-гади авыл районы Актанышта боз сарае, бассейн бар, универсиаль спорт комплекс, чаңгы-роллер юлыбыз гамәлдә, менә дигән заманча стадионыбыз эшли... Без үскәндә һәм яшь чакта мондый мөмкинлекләр турында хыяллана да алмый идек.
Бар да яшь буыннан, балалардан башлана. Безнең төп максатыбыз – балаларны яңа тормышка әзерләү, әйбәт белем-тәрбия бирү, шул ук вакытта аларны дөрес, сәламәт яшәргә өйрәтү. Сәламәт тәндә сәламәт акыл булсын өчен дөрес туклану һәм физкультура-спорт белән шөгыльләнү зарур. Кеше гомере буе шул кагыйдә нигезендә яшәсен өчен без моны балалар бакчасында ук аңнарына сеңдерергә тиешбез.
Әйе, мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер! Бүген безнең республика, Русия, дөнья чемпионнарыбыз бар икән ( узган ел Фарис Хуҗин дигән яшь кенә егетебез билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды) – чаңгы
спорты, өстәл теннисы, шахмат, кызлар хоккей командасы һәм башка спорт төрләрен мисалга китерә алам – ничек инде болар белән горурланмыйсың? Кызлар хоккее дигәннән, Байсар кызы Лиана Ганиева Россиянең кызлар хоккей командасы белән Олимпия уеннарында катнаша әнә! Горурлыкмы? Һичшиксез!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә 25 мең кв.метр мәйданда агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре күргәзмәсен карады.
"Казан Экспо" күргәзмә павильонында Актаныш районы Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче Рамазан Әхмәтов, робототехника буенча өстәмә белем бирү педагогы Дилшат Мөхәммәдиев һәм директор Илнур Хуҗин катнашты. Алар авыл хуҗалыгы роботларын булдыру проектын тәкъдим иттеләр.
13 февраль кич, төнлә һәм көндез 14 февральдә республикада буран чыгуы көтелә, бозлавык, төнлә көнъяк-көнбатыштан җил секундына 17 метр тизлектә( Казанда 13 февраль кич, төнлә 14 февральдә).
Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, җиңелчә бозлавык. Җил көнъяк-көнбатыштан төнлә секундына 6-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр җитә; көндез 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава торышы -5..-10˚, -15˚; көндез +1..-4˚, көнчыгыш районнарда -7 º.
Юлларда бозлавык.
Беренче турнирда - 400, икенчесендә 125 көрәшче катнашуы көтелә.
13-18 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узачак. Ике турнирның бергә үтүе быел беренче тапкыр. Турнирларның берсе “Ватаным Татарстан” газетасы призларына булса, икенчесе бөтенроссия көрәш турниры дәрәҗәсен йөртә.
“Ватаным Татарстан” газетасы призларына уздырылучы турнирга 50 командадан 400ләп көрәшче катнашырга теләк белдерде. Ә бөтенроссия турнирында төбәкләрдән 15 командадан - Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре, Төмән, Свердловск якларыннан 125ләп көрәшче катнашуы көтелә.
12 февраль көнне район Советының утырышлар залында коррупциягә каршы комиссиясе еллык эшчәнлеккә йомгак ясады.
Төп докладта Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Кәрамов комиссиянең узган 2018 елгы эшчәнлегенә хисап тотты.
12 февраль көнне хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы да район халкын шактый борчыган шушы мәсьәләгә багышланды. Бүген халыкның кулында чүп чыгарган өчен түләү кәгазьләре булса да, алар бәяләр үсешенең ни белән бәйле булуын аңлап бетермәгән – пресс-конференциянең максаты вәзгыятькә ачыклык кертү иде. Югарыда бәян ителгән үзгәрешләр хакында районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев сөйләде.
Брифингка каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча сораулар да керде. Аларның иң актуале – ни өчен атна саен чүп җыю машинасы кергән авыл да, ике атнага бер тапкыр чүбен җибәрүчеләр дә бер үк бәяне түли?
Хөрмәтле райондашлар, берәүләр атна саен җибәргән чүпне икенчеләр ике атнага берләштереп җибәрә. Ике атнага бер чүп чыгаручылар атна буе чүпсез тормыйлар бит – каты көнкүреш калдыклары барыбер җыелып бара. Ягъни, һәркем ихатасындагы чүптән котылып бара. Шуңа күрә дә түләү бертөрле бәядә башкарыла.
Пропискада булып та, фактта теркәлгән адреста яшәмәүчеләр дә чүп өчен акча түләргә мәҗбүр – әлеге ризасызлык та халыктан кергән сораулар исәбендә.
11 февраль көнне форпостчылар арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Ярышларда катнашучыларга өч сынау – атып карау һәм биш зачетлы ату мөмкинлеге бирелде. Ярышларда 16 кеше катнашты. Ярышларны үткәрү - яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү. Барлык балалар да чарадан канәгать калдылар.
11 февраль көнне Иске Айман авыл җирлегенә Марсель Равил улы Әхмәтханов яңа башлык билгеләнде.
Марсель Равил улын авыл халкына район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова тәкъдим итте.
Әлегә кадәр Равил Әхмәтханов “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесендә үлчәү күзәтчелегендә сак хезмәте җитәкчесе булып эшләгән иде.
Казанда – аязучан болытлы һава, бераз кар. Җил көнъяктан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 17 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава торышы -10..-12˚, -15˚; көндез -5..-7˚.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә. Җил көнъяктан секундына 6-11, көндез урыны белән 17 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -10..-15˚, -17.. -22º; көндез -3..-8, көнчыгыш районнарда -11º.
Юлларда бозлавык.