ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

Федераль кадастр палатасы сайтында «лекцияләр һәм вебинарлар» дистанцион укыту бүлеге барлыкка килде. Бу яңалык күчемсез милек өлкәсендәге инженерлар һәм башка белгечләр (риэлторлар, юристлар һ.б.) өчен юнәлдерелгән.

Яңа бүлектә кадастр эшчәнлегенең актуаль темалары буенча видеолекцияләр һәм вебинарлар урнаштырылачак. Мәгълүмат алу өчен Федераль кадастр палатасының рәсми сайтында теркәлергә кирәк.

Теркәлгән кулланучылар яңа материалларны урнаштыру турында хәбәрләр һәм вебинарларга чакыру алачаклар. Моннан тыш, теркәлгән кулланучылар өчен видеолекцияләр, шулай ук шәрехләр, фикерләр һәм тәкъдимнәр урнаштыру мөмкинлеге дә каралган.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты Россия Федерациясенең 83 субъектында 104 шәһәрне колачлый.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары озынлыгы өлешен норматив хәлдә 50,9% ка кадәр арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр киметү, нормативта шәһәр агломерацияләре юллары озынлыгы күрсәткечен 85% ка җиткерү планлаштырыла.

 

Дәүләт Думасы инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуын  гадиләштерергә, шулай ук ялган яки дөрес булмаган мәгълүматлар бирү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә торган федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңа законга аңлатма бирде: "Закон проекты  11 миллионга якын кешегә кагыла, аларга инвалидлыкны раслый торган документларның кәгазь рәвешендәге оригиналларын үзләре белән йөртү кирәк булмаячак, чөнки бүген кирәкле мәгълүматлар федераль инвалидлар реестрыннан соратып алына ала».

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр инвалидларга хезмәт күрсәтү процессын тагын да уңайлырак итәчәк, шулай ук белешмәләр алуны тизләтәчәк.

21 февральдә  район бала тудыру йортында тантаналы шартларда Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан  2019 елның 30 нчы баласы теркәлде. Бәхетле ата-ана Галиев Рамил Алмаз улы һәм Галиева Алия Салават кызына  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева туу турында таныклык тапшырды. Өченче балага – улларына әти-әни Рамил дигән исем бирделәр. Чын күңелдән бәхетле парга иң изге теләкләр телибез, балаларын шатлыкта һәм имин гаиләдә үстерсеннәр.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

В Казанской ратуше состоялась презентация новой книги, посвященной народной артистке Татарстана, заслуженной артистке России Альфии Афзаловой.

Уникальное издание состоит из трех частей, 544 страниц. В первой части-воспоминания и биография певца, во второй – воспоминания его поклонников, коллег, в третьей – приложение (ноты, аудиозаписи-МР3 диск с 100 песнями из репертуара певца, фотографии из личного архива).

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.      Кар, юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 4 º, көндез максималь һава температурасы 0 ..-2 º.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Татарстан республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.      Кар, юеш кар, урыны белән көчле явым-төшем. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..- 6 º, көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 º.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Бүген – 21 февраль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап  улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен  бирде.

Энгель Нәвап улына пай җирен аерып алу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештырып җибәрү буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Актаныш районында эшмәкәрләр белән район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә очраша. Ай дәвамында сорау-тәкъдимнәр өйрәнелеп, очрашуда  актуаль сорауларның чишелеше карала.

Бүген эшмәкәрләр каршында "Прогресс" җәмгыяте җитәкчесе Михаил Кальницкий эшмәкәрләрнең контроль-касса аппараты кулланып эшләве, закондагы яңалыклар, ЕГАИС системасы белән эшләү, акциз товарларны маркировкалау тәртипләре белән таныштырды. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең оператив күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Гатиков салым түләү тәртипләре, канундагы үзгәрешләр, яңалыклар, ташламалар хакында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Саклык банкы вәкиле Руслан Зарипов авыл җирлекләрендә банкның агентлык челтәрен үстерүдәге эш планын бәян итте.

Эш планы нигезендә, балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, 2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак, телефоннар -  8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

“Кайнар элемтә” телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашачак.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 5 º, көндез максималь һава температурасы 0 ..+2 .º

Юлларда бозлавык.

Татарстан республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 7 º, көнчыгыш районнарда -10 º ка кадәр; көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 .º

Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International