Иске Кормаш – Кыркаентүбә юлы тантаналы ачылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Грантның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып, министрлык тарафыннан билгеләнә. Эре мөгезле терлекләр үрчетү өчен грантның иң чик күләме, өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алмыйча, бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60% ыннан артык була алмый. Башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарын, кош-кортлар һәм балыклар үрчетү һәм тоту өчен - 20 млн сумнан күбрәк була алмый.
Заявкалар һәм документлар 2019 елның 23 октябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грантлар бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүматны сылтама буенча кереп карарга мөмкин http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2073217.pdf .
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның сентябрь ае эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Киңәшмә көнүзәк сорауларга ачыклык кертү белән башланды. Хуҗалык басуларына, аеруча да кукурузга кабан дуңгызларының керүе, уңышка зыян китерүләре буенча ярдәм сорап хуҗалык җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә, район башлыгына да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Киңәшмәдә Актаныш аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов булган сорауларга ачыклык кертте.
Җитәкче-белгечләрне, фермерларны кызыксындырган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә стимул булып торган дәүләт ярдәмнәре һәм субсидияләр бирү тәртипләре, яңалыклар, документларның электрон хәрәкәте белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов таныштырды.
Бүген - 24 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты булды.
Традиция буенча Актаныш муниципаль районы территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү булды.
Сәфәр кысаларында Андрей Розенталь ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирде: гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы «кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә урнаштырылды.
Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктату һәм баш тарту проценты 35 тән ким, 18 проценттан артык икән - «ак зона». Туктатулар һәм баш тартулар 18 проценттан ким икән – “яшел зона”.
Хәзерге вакытта, ведомство төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «яшел» (167) һәм «ак» (161) зоналарда эшли, “кызыл зона”да 65 кадастр инженеры исәпләнә.
Актанышка 29 октябрь көнне "КФУ фәнни десанты" килә. Очрашу Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 17 сәгатьтә була.
Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк. "КФУ фәнни десанты" Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабугада булачак.
Университет 2016 елдан башлап, квартал саен «ПРОНаука» проектын гамәлгә ашырып килә. Быел оештыручылар аның географиясен киңәйтергә уйлый. КФУның 215 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, быел аны республикабыз район һәм шәһәрләрендә үткәрергә ниятлиләр, моның өчен барлыгы 18 район һәм шәһәр сайлап алынган. Проектка «КФУның фәнни десанты» дигән исем дә бирелгән. Бер ай буе район һәм шәһәрләрдә университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре фәнни чаралар үткәрәчәк, алар төрле кызыклы лекцияләрдән, мавыктыргыч интерактив уеннардан, викториналардан, һөнәри юнәлештәге мастер-класслардан, тәҗрибәләрдән гыйбарәт булачак. Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклашачак.
23 октябрь көнне Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә. Бу көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә республика буенча түләүсез элемтә телефоны 8-800-100-26-27 эшли. Төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр(төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны кисәтү-булдырмау мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» ачыла.
«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
«Кайнар элемтә» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.
Гражданнарга түбәндәге оешма вәкилләре консультацияләр бирәчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 44,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8% ка артык (2018 елда - 41,2 мең тонна).
Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердлау, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Вологда өлкәләрендә, Удмуртия һәм Башкортостан республикаларында, шулай ук Алтай өлкәсендә тәүлеклек сөт сатуның максималь күләменә ирешкәннәр.
Әйтергә кирәк, сөтчелек Татарстанның агросәнәгать комплексында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм буенча комплекслы чаралар уздыруы бәрабәренә, уңай нәтиҗәләр күзәтелә.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан халкын «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен жюрига бай эчтәлекле фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк.
Бәйгенең беренче этабы 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу вакытта катнашуга гаризалар муниципаль архивлар тарафыннан кабул ителәчәк. Республика этабы киләсе елның 1 маеннан 31 маена кадәр узачак.
Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Беренче урын өчен аның суммасы — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сум тәшкил итәчәк.
Документларның төп нөсхәләрен Татарстан Архив фонды составына кертәчәкләр һәм «Татарстан Дәүләт архивы»на саклануга тапшырачаклар. Шул ук вакытта рәсемнәргә һәм видеодокументларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләрдә калачак.
Бәйге турында нигезләмә белән республиканың Дәүләт архивы сайтында танышырга мөмкин.