ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген район авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә семинар-киңәшмәдә катнашты. Тәҗрибә уртаклашу алты авылны берләштергән Әтәс җирлегендә узды. Машиналар иярләгән җирлек башлыклары һәр авылның уртасыннан да, артыннан да йөреп чыкты. Өлге алырдай мисаллар да, әле эшләргә кирәк булган җитешсез яклар да – берсен дә яшереп калу мөмкин түгелдер мондый чакта. Рәйхан Филүс кызы, киңәшмә вакытында җирлек башлыгы Эльвира Насыйрованыж халык белән аңлашып, килешеп, гаугаларсыз эшли белүен үзәккә куйды.

- Авыл җирлеге башлыгының төп бурычы җирлектә яшәгән һәр граждан белән килешеп эшләүдә. Авыл җирлеге башлыгы ХАЛЫК УКЫТУЧЫСЫ булырга тиеш! Әтәс авыл җирлеген электән дә беләм, электән Мирзагали Бакирович җитәкләгәндә халыкны яхшы якка тәрбияләгән, Эльвира Флүн кызы да шушы фикердә. Халык бу җирлектә бик тәрбияле, урамнарны, капка төпләрен быел дүрт тапкыр чабып чыкканнар.

 

Чуракай авыл җирлегендә үзарасалым акчасы халыктан 230 мең җыелып, 4 кә тапкырланып, 1150 000 сум булып артып кайтты.Шул акчага җирлектә 197 метр озынлыкта зират коймасы тотылды. Чуракай авылында 140 метр су трассасы алышына, 2 янгын гидранты куела. Урам утлары светодиот лампаларга алмаштырылды. Үзара салым акчасына шулай ук юлларны грейдерлау, кыш көне кардан чистарту, чишмәләрне һәм зират җирләрен рәсмиләштерү, су анализлары алу һәм тикшертү эшләре башкарылачак.

Халык алдында кадастр картасы күчемсез милек объектларының кадастр бәясе турындагы мәгълүматларның исемлеген киңәйтә, аларны онлайн-режимда бушлай алырга мөмкин. Хәзер кадастр бәясе күләменнән тыш, объект карточкасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) кадастр бәясен билгеләү, раслау, бердәм дәүләт реестрына кертү һәм кадастр бәясен куллану даталары турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматлар тәкъдим ителгән. Федераль кадастр палатасы кадастр бәясе турындагы мәгълүматларның нинди очракларда кирәк булуы турында сөйләде.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы оештыра.

Бердәм салым түләвен «Салымнар, физик затларның иминият взносларын түләү» сервисларыннан файдаланып, яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясеннән файдаланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилияне, ИННны һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»

“Актаныш юллары” оешмасы өчен дә бу көннәр урак өстенә тиң. Мастер Рифат Ялалов җитәкчелегендәге дүрт кешелек бригада берьюлы Актанышның өч урамында юллар төзи. 57 бистәдәге  Риза Ишморат урамына 515 метр асфальт түшәп чыктылар. Яңгырлы көннәрдә, җәен, язын-көзен пычрак-сазлы урамнан йөргән яшәүчеләр хәзер өйләреннән түфли киеп кенә чыгып китә, машиналарны да этеп чыгарасы юк- җәй башында ук әлеге юлга нигез салып куелды, юл төзүчеләр барлык таләпләрне үтәп, нигез өстенә таш, аның өстеннән асфальт җәяләр. Риза Ишморат урамына асфальт җәю “Юл фонды” аша башкарылды.  

Яңа Әлем авылында яшәүче Равилә Хәмидуллина бүген “Ярдәм янәшә” хәрәкәте аша тагын бер тартма азык-төлек җыелмасы алды. Бусында биш бала тәрбияләүче буларак әлеге ярдәмне кабул итте күп балалы ана. Равиләнең Татарстан Президенты тәкъдиме белән оештырылган “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә рәхмәте чиксез. Чөнки нәкъ менә шушы хәрәкәт аша Хәмидуллиннар гаиләсенә дүрт тапкыр өчәр җыелма, барысы 12 азык-төлек тартмасы тапшырылган. Равиләнең  өч баласы мәктәп укучылары, икесе балалар бакчасында тәрбияләнә.

- Пандемия вакытында өч балам да дистанцион укыды, хәзер каникул вакытында өйдә генә торалар, зарыгып мәктәптә укулар башланганын көтәләр,- ди Равилә,- өйдә торган вакытта азык-төлек җыелмасы китергәч, бик сөендек. Тартманың эчендә нәрсә генә юк- барысы да көндәлек кулланылышта нык кирәкле әйберләр. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм шушы акцияне оештыручыларга!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Югары әзерлек режимын кертү чорында булган мәдәни-массакүләм чараларга билетлар бәясен каплау тәртибе һәм сроклары турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International