Мәскәүдә «Студентлар лидеры» XVIII Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды, ул 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Студентлар профсоюз оешмалары вәкилләре өчен лидерлык сменасы кысаларында узды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина ябылу һәм бөтенроссия конкурсына йомгак ясау тантанасының мәртәбәле кунагы булды.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын укыту максатларында
катнашуны теркәү өчен сылтамалар кушымтада күрсәтелгән. Мәгълүмат шулай ук "мойбизнес.рф" порталында да бар.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
УКЫТУЧЫ! БӨЕК ҺӨНӘР ИЯСЕ СИН! Район башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларны бәйрәм белән котлады (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
Бәйрәм уңаеннан бүген районыбыз педагоглары өчен зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. Мәгариф район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырды.
.jpg)
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов өлкәннәр көненә багышлап оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Ленин паркының уң ягында мәктәп коллективлары палаткаларны матурлап-бизәп урнаштырганнар. Өстәлләрдә көзге муллыктан әзерләнгән сый-нигъмәтләр. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә-суган, кишер, сарымсак, җиләк-җимештән-слива, ремонтант сортлы кып-кызыл җиләкләр белән беррәттән бүкәнләнгән һәм тирелгән балан тәкъдим итүчеләр дә бар иде. Богады мәктәбе бакчасыннан балан җыеп алып килсә, Татар Ямалысы мәктәбе үзе үстергән кәбестәләрне килограммы 15 сумнан сатуга куйды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Уңайсыз метеорологик күренешләр 2020 елның 4 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Көнчыгыш Предкамь һәм Кама аръягы буенча: Алмашынучан болытлы һава. Күбесенчә явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/с. Төнлә минималь температура 2.. 5˚, урыны белән -1˚какадәр катыру. Көндез һаваның максималь температурасы 9... 12˚.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Актанышта быелгы мул көзнең тәүге ярминкәсе Өлкәннәр көне уңанннан 3 октябрь көнне оешты. Традиция буенча, халык көтеп алган ярминкә мәйданында белем бирү учреждениеләре, район хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән шәхси эшмәкәрләр сату итте. Алар халыкта ихтыяҗ тудырган барлык төр продукцияне тәкъдим итте.
.jpg)
Актаныш районында бүген төнге бердән гражданнар оборонасы буенча күнекмә-өйрәнүләр башланды.