20 февральдә ТР юстиция министры Лариса Глухова актанышлыларны видеоконференцэлемтә тәртибендә юридик ярдәм күрсәтү максаты белән кабул итте.
Агросәнәгать комплексы – Татарстан Республикасының иң мөһим тармакларының берсе, һәм бу өлкәдә дөрес системалы эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында белдерде.
ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.
Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгара башлауның 25 еллыгына Актаныш Туган як музее бинасында 13 февраль көнне ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар истәлегенә багышланган һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр белән очрашу кичәсе булды.
Быел 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне шимбә көненә туры килү сәбәпле, Россия халкы өч көн ял итәчәк.