Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгара башлауның 25 еллыгына Актаныш Туган як музее бинасында 13 февраль көнне ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар истәлегенә багышланган һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр белән очрашу кичәсе булды.
Кичәдә Әфган җирендә хәрби бурычларын намус белән үтәгән әфганчылар – Марат Галимов, Илшат Әхмәтов, Камил Мөхәммәтгалин һәм Кадет интернат-мәктәбе укучылары катнашты. Әфганчылар укучылар әзерләп килгән һәр сорауга ашыкмыйча тыйнак кына җавап кайтардылар, узләренең яу кырында алган кичерешләре белән саран гына уртаклаштылар... һәм хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнарны бер минутка тын калып искә алдылар.
Очрашуда бөтен залны тетрәндереп Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп кайткан якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Инсаф Хәбибуллинның “Әфганстаннан хат” җыры яңгыравы бу очрашуны тагын да онытылмаслык итте. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин зур осталык белән башкарды.