Татарстанда шәһәрләрдә һәм районнарда Яшь сайлаучы көннәре көннәре старт алды.Ике атна дәвамында яшьләр төрле чаралар үткәреләчәк.
Пенсия фондының республика бүлеге “Эш хакы конвертта” дигән яңа ышаныч телефоны ачты, анда эшләүчеләрнең пенсия хокукларын бозучылар өстеннән шикаять бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасында 2014 елның 14 февраленә 343,2мең кв. м.торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 14,3%ын тәшкил итә, шул исәптән ике атнада 123,1 мең кв.м. торак сафка кертелгән. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.