Пенсия фондының республика бүлеге “Эш хакы конвертта” дигән яңа ышаныч телефоны ачты, анда эшләүчеләрнең пенсия хокукларын бозучылар өстеннән шикаять бирергә мөмкин.
Пенсия системасында үзгәрешләр барган шартларда эш хакының иминият взнослары исәпләнә торган суммасының әһәмияте арта. Кеше озаграк эшләп, рәсми эш хакы артыграк булган саен пенсия күләме дә зуррак була. Эш бирүчеләр исә, эш хакын “конвертлап” бирү исәбенә, пенсия фондына түләүләрне киметәләр.
Иминият взносларын эш хакының кимрәк суммасыннан түләү пенсиянең кимрәк булуына китерә, чөнки рәсми юл белән түләнмәгән эш хакы пенсия билегеләгәндә исәпкә алынмый.