8 март бәйрәмендә өч көн ял итәчәкбез

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Быел 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне шимбә көненә туры килү сәбәпле, Россия халкы өч көн ял итәчәк.

 

Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март – өстәмә ял көне булып санала.

 

Ә менә якшәмбе көнгә туры килгән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә тиешле өстәмә ял көне 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненә күчерелә. Димәк, беренче май бәйрәмендә россиялеләр дүрт көн (1-4 май) ял итәчәк. Җиңү бәйрәмендә исә өч көнлек (9-11) ял каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International