ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең 3 нче класс укучылары 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән, ә 2 нче класс укучысы Фәррахова Ләйсән 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә атна дәвамында 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары химия, тарих фәннәреннән биреп карау имтиханнарын эшләделәр.

Бу атнада, якшәмбе, ягъни 10 нчы апрель көнне, гимназия-интернатка сайлап алу туры үтәчәк. Башлана 9 сәг.

5 апрель көнне “Ташкын” хуҗалыгы күпъеллык үләннәрнең костер өлешен аммиак селитрасы белән тукландыруга керешкән. Бу эштә “Агроэлитсервис” оешмасының “Туман-1” агрегаты эшли (шоферы Рәлиф Мәгфуров).

8 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлек - иң зур байлык" дигән  чара үткәрелде.

5 нче апрель көнне гимназия-интернатның 8, 10 нчы сыйныф укучылары ата-аналар җыелышы тәмамлангач, ата-аналарга күренекле татар драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләр тәкъдим иттеләр.

7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында "Туган тел" клубы Актаныш технологик техникумы укучылары белән "Елгалар дөньясына" циклыннан "Агыйдел" елгасына багышлап дәрес уздырды.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология атналыгы дәвам итә. 7 апрель көнне мәктәбебезнең биология, химия укытучысы Рәмзия Зыязетдин кызы Әмирова 1-7 класс укучылары белән “Табигать һәм без” дигән кичә үткәрде. Анда дәньякүләм, ил һәм туган якның экологик проблемаларына басым ясалды. Соңыннан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, җиңүчеләр билгеләнде. Кичә бик тәрбияви һәм файдалы булды.

6 апрельдә, балалар әдәбияты көне уңаеннан, күчмә китапханә рәвешендә, мәктәп балалары белән китапларга күзәтү үткәрелде.

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Гильметдинов М.Ф.юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча иң яхшы эмблемага конкурс иълан итте. Конкурста җиңүчеләрне призлар көтә. Марат Флусович барлык укучыларны да әлеге конкурста актив катнашырга чакырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International