ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Республика күләмендә  25 апрельдә 9 класс укучылары  татар теленнән  БРТ  тапшырачак.  Бүген безнең  мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.

9 апрель көнне "Иман" спорт сараенда, кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол ярышы булып узды. Мәктәбебезнең егетләр командасы 2 урынга ия булдылар. Котлыйбыз аларны,киләчәктә дә уңышлар телибез!

Район планы нигезендә 9-11 класс укучылары түбәндәге фәннәр буенча  имтихан биреп караячаклар, 11 класс укучылары өчен: 19 апрель-химия, 21 апрель-математика, 22 апрель-рус теле, 26 апрель-биология. 9 класс укучылары 12 апрель-биология, 15 апрель-география фәннәре. Укучыларыбызга уңышлар телибез! 

Балалар бакчасында участокларны җәйге чорга әзерләү, участок бизәүнең яңа формаларын гамәлгә кертү максатында “Иң яхшы участок” бәйгесе игълан ителде.

8 нче апрель көнне Киров урта мәктәбендә  урта мәктәптә укучы кызлар арасында баскетбол буенча зона ярышы узды. 

МКУ “Мәгариф идарәсе” планы нигезендә һәм укыту сыйфатын күтәрү максаты белән Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Түбәндә күрсәтелгән сынаулык имтиханнары үткәрелә

6 нчы апрель көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Корбанов К.М. улы тарафыннан мәктәпкүләм “Тоткыннарны  фашист концлагереннан  Халыкара азат итү көне ” дип исемләнгән класстан тыш чара уздырылды. 

8 апрель көнне Район мәдәният сараенда район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. Программада авыл җирлекләре коллективлары чыгыш ясады.

Бурсык мәктәбе укучылары "Зирәк тиен" региональ конкурсында катнашалар.

7 апрель бөтендөнья сәламәтлек көне.Әлеге уңайдан физкультура укытучысы Мөхәммәдиев Ю.Д. җитәкчелегендә Тат-Суксу мәктәбенә дусларча очрашуга барды. 5-6 класс укучылары күңелле эстафета ярышында көч сынаштылар. 1-4 нче класслар арасында шулай ук күңелле спорт ярышлары оештырылды, ә 7-8 класслар “Күңелле мавыгулар”уеннарында ярыштылар. Ахырда укучыларга сәламәт яшәү рәвеше һәм ГТО нормаларын үтәүнең мөһимлеге турында киңәшләр бирелде. Очрашу волейбол уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International