Бөтендөнья сәламәтлек көне

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе
7 апрель бөтендөнья сәламәтлек көне.Әлеге уңайдан физкультура укытучысы Мөхәммәдиев Ю.Д. җитәкчелегендә Тат-Суксу мәктәбенә дусларча очрашуга барды. 5-6 класс укучылары күңелле эстафета ярышында көч сынаштылар. 1-4 нче класслар арасында шулай ук күңелле спорт ярышлары оештырылды, ә 7-8 класслар “Күңелле мавыгулар”уеннарында ярыштылар. Ахырда укучыларга сәламәт яшәү рәвеше һәм ГТО нормаларын үтәүнең мөһимлеге турында киңәшләр бирелде. Очрашу волейбол уены белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International