ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

11 нче апрель конне Иске Байсар авыл китапханэсендэ Г Тукайнын тууына 130 ел тулуга багышланган китап кургэзмэсе оештырылды.

“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан колхозчыларның тормышын яхшыртучы, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара 22 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана

Бүген мәктәбебезнең “Кызыл әтәч” исемен йөртүче яшь янгын сүндерүчеләр отряды Такталачык мәктәбе базасында узган “Кайнар йөрәкләр” Бөтенрәсәй  смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашып, 2 урынга лаек булдылар. Әлеге бәйгедә команда визит карточкасын күрсәтү, видеороликлар, “Яшь янгын сүндерүчеләр дозоры” эстафетасы, хәрби адым  ярышларында катнаштылар. Афәрин, яшь янгын сүндерүчеләребез!

8 апрель көнне Район мәдәният сараенда район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. 

Актаныш район Советының өченче чакырылыш 6 нчы утырышы үткәрелә

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәре җыеп әзерләү буенча конкурс игълан ителде.

Меңнәр мәктәбендә "Гаиләдә ата-аналар һәм балалар арасында конфликтлар, аларны чишү юллары" темасына багышланган ата-аналар  җыелышы булып узды. 

9 апрельдә районда  баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы 1 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.Афәрин!

9 апрель көнне Меңнәр мәктәбе укучылары каен бөресе җыярга чыктылар.

2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе,  китап  укучылар арасында  “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды. Бу бәйгедә  безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Галиева Алинә катнашты һәм 2 урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International