Урамда яз исе. Кояш елмая, гөрләвекләр ага. Кошлар сайрый. Көннәр дә җылынганнан-җылына бара. Күңел табигатькә ашкына. Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Әгәр дә ялларда табигатькә чыгып керергә уйлагансыз икән, үзегез белән урманнан сихәтле бөреләрне дә алып кайтырга онытмагыз.