Актанышның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичә узачак

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Туган як музеенда -  28 ел дәвамында бер хуҗалык белән җитәкчелек итеп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәргән олпат председатель, Яңа Әлем авыл җирлегенең бүгенге көндә дә социаль йөзен билгеләүче объектлар төзегән фидакарь зат –гадел җитәкче;  Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган агрономы, районның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичә үткәрелә.

“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан колхозчыларның тормышын яхшыртучы, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара 22 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International