ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

6 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы Хөсәенов Азамат Казан шәһәрендә математика фәненнән  үткәрелгән ачык шәһәркүләм олимпиадада катнашты. Анда Казан, Яр Чаллы, Татарстан районнары мәктәпләренең 2-6 класс укучылары , һәр класстан якынча 400әр бала көч сынашты. Җитәкчесе – башлангыч класс укытучысы Лениза Динәвис кызы Фәттахова. Афәрин!

 


10
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Йомгаклау концерты.

8 нче апрель конне Район мэдэният йортында авыл узешчэннэренен йомгаклау концерты уткэрелде.

“Тукай турында хатирәләр “  дигән темада әдәби викторина уздырыла.  Җаваплар 26 апрельгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә. Телефоннар: 3-12-87, 89372965225, 89274550910.


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Үзешчәннәрнең йомгаклау концерты.

Яңа Балтач авыл клубында "Тукайны өйрәнәбез" дигән чара үтте.

8 нче апрель көнне, район мәдәният йортында, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның йомгаклау концертында Кәзкәй авыл җирлегенең үзешчәннәре уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булдылар. Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

8 апрель Кәзкәй авылы мәчетендә дин сабакларына йөрүчеләрнең "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Әлеге бәйрәмдә Тыңламас һәм Кәзкәй авылының мөслимәләре Коръән аятләре, риваятьләр тыңладылар, вәгазьләр укыдылар, мөнәҗәт әйттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

7 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә хатын- кызлар белән гарәп телен өйрәнү буенча чираттагы дәресе һәм дәрес барышышнда "Тукайның дингә карашы" темасына сөйләшү үткәрелде. Җирлекнең "Ак калфак" оешмасының милли тормыш һәм дин буенча җитәкчесе З.Нурлыева Тукай турында хәтирәләр, китапханәче Г. Әхмәдишина шул темага шагыйрьнең шигырьләре белән таныштырды.

Актаныш районында санитар-экологик икеайлык башланды. Бу икеайлык кысаларында, бүген гимназия-интернатның 10 нчы класс укучылары Актаныш авылының Җиңүнең 65 еллыгы урамында урнашкан каенлыкны чүп-чардан чистарттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International