Бүген, 13 май көнне Яңа Әлем авыл китапханәсендә Гаилә көненә багышланганчара узды Чарада 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чара шәхес буларак баланы үстерүгә, балалар һәм ата-аналар арасында уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру, уңышлары белән горурлану хисе тәрбияләү, гореф-гадәтләрне, гаилә укуларын тирәнәйтү өчен уздырылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.
Бүген Пучы авыл китапханәсендә 15 май - Гаилә көне уңаеннан чара үткәрелде.
13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Ярышлар төрле арага йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр: Камалетдинов Айназ озынлыкка сикерүдә - 2, биеклеккә сикерүдә - 1, Хабибуллина Алинә 400 м га йөгерүдә - 1, Хабибуллина Адилә 800 м га йөгерүдә -4, Батталов Альфред - 400 м га йөгерүдә - 4, Гараева Резеда биеклеккә сикерүдә 5 нче урынга ия булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда мактаулы 2 нче урынны яулады. Афәрин, укучылар! Әзерләүче укытучы- Хабибуллин Айдар Дамир улы.
МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда укытучылар “Гаилә” темасына класс сәгатьләре үткәрде.
18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.
МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» ГАОУ "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" белән кулга кул тотынып эшли, тыгыз элемтәдә тора.
Агач агарту.
13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабибуллина С.Г. катнашты. Ул "Г.Афзал иҗаты һәм бүгенге әдәбият" секциясендә чыгыш ясап, 3 урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
Бүген 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. 11 май көнне алар әлеге фән буенча диктант язганнар иде. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.