25 август көнне Актаныш үзәк китапханәсе мәдәният һәм ял паркында классик татар язучыларының һәм дини эчтәлектәге календарьләргә Буккроссинг "Тере китап" киштәсе үткәрде.
11 август көнне Актанышта башланып киткән яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы 22 август көнне үз эшчәнлеген төгәлләде. Форумның быелгы үзенчәлеге : ул Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан “Бүләк” лагере базасында, һәм, җиде көн урынына ике атна дәвам итте.
17-19 августта Биектау муниципаль районында урнашкан "Костер” укыту-сәламәләндерү үзәгендә Бөтенрәсәй мәктәп укучылары хәрәкәтенең I нче җыен-киңәшмәсе узды.
2016 елның 19 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 80 нче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар- Уразай авылы егете Гибадуллин Радик Дөбәрис улы хәм Иске Айман авылы кызы Шәйгәрданова Сөмбел Флүс кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гибадуллиннар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.
18 август көнне мәдәният паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Буккроссинг- “тере” китап киштәсе”нең “Кулчатыр астында китапханә” исеме белән чираттагы акциясен уздырды.
Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе 15 августтан 26 августка тикле “Моя малая родина” темасы буенча ирекле жанрда, “Природа”, “Моё село” дигән ике номинациядә Фотоконкурс игълан итә.
14 август көнне «Тургай» кафесында Физкультурниклар көне уткәрелде. Монда районыбызнын алдынгы спортсменнары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре коллективы катнашты. Бәйрәм барышында рәхмәт хаты, мактау грамоталары тапшырылды.
15 август көнне Чөгәнә күленең ярларын чүптән чистарту буенча өмә оештырылды.
Мәктәбебез укучылары төзекләндерелгән яр буе ачу тантанасында катнашты.
“Актаныш басмалары” ял паркы Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Дәүләт программалары нигезендә су саклау зоналары елы кысаларында 2015 елда төзекләндерелә башлаган иде ул. Ә 2016 елның 15 август рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта да район башлыгы Фаил Камаев Президент Актанышка килгәч хәбәр итте.