Мәктәбебез укучылары төзекләндерелгән яр буе ачу тантанасында катнашты. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм районыбыз башлыгы Фаил Камаев килде.