Актаныш 1 нче санлы мәктәбе вәкилләре җыен-киңәшмәдә

2016 елның 20 августы, шимбә

17-19 августта Биектау муниципаль районында урнашкан "Костер” укыту-сәламәләндерү үзәгендә Бөтенрәсәй  мәктәп укучылары хәрәкәтенең I нче җыен-киңәшмәсе узды. Җыенда Россияда, республиканда беренчеләрдән булып (РДШ пилот проектына кушылып) хәрәкәт сафларына 50 укучы кабул ителде. Кабул итү тантанасы Казан ратушасында үтте. Бәйрәмдә Татарстан Президентының ярдәмчесе Лейла Фазлеева, “ Иннополис” лицее  укыту эшләре буенча директор урынбасары, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең сопредседателе Алла Головенькина катнаштылар һәм котладылар. Безнең районны әлеге җыенда 1 санлы Актаныш белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы Зарипова Гөлнур Габит кызы һәм Рим Мостафин исемендәге балалар оешмасының рәисе, 8а сыйныф укучысы Шәхенурова Зөһрә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International