11 август көнне Актанышта башланып киткән яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы 22 август көнне үз эшчәнлеген төгәлләде. Форумның быелгы үзенчәлеге : ул Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан “Бүләк” лагере базасында, һәм, җиде көн урынына ике атна дәвам итте.
Форумның тантаналы ябылу мизгелләрендә ТР Премьер-Министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттәхов катнашты.
Укучылар министрны үзләренең проект эшләре белән таныштырдылар, аңа купсанлы сораулар юлладылар.