17 нче ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Өмет" дип исемләнгән яңа интереслар клубы оешты.
1 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында "Шома бас" татар һәм этнографик биюләре III нче Республика бәйгесе сайлап алу туры үтте. Фойеда тамашачы игътибарына Кәзкәй мәдәният йортында самавырлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә 20 гә якын самавыр куелган иде.
17 ноябрь – тәмәкедән баш тарту көне.
15 ноябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында "Кышлаучы кошлар"дип исемләнгән тематик чара узды.
13 нче ноябрь көнне Тыңламас җәмәгать үзәгендә "Көзге моң - көзге сагыш" бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә җирлекнең "Шырлык" КВН командасы чыгышы, үзешчәннәр тарафыннан җырлар, биюләр башкарылды, скетчлар күрсәтелде. Тамашачылар төрле уеннарда катнаштылар.
Уразай мәдәният йортында район күләмендә узачак "Бию- Майдан" конкурсына әзерлек бара.
15 ноябрь көнне Уразай мәдәният йортында "Сүз өзелә күңел тәлгәшеннән..." исеме астында җирлегебез язучысы Саматова Кәдрия апа белән очрашу кичәсе үтте.
Татар Суыксу мәдәният йортында "БиюМәйдан" конкурсына әзерлек эшләре бара. Һәр кич үзешчәннәр белән берлектә репетициялар гөрли.