Тәмәке сине сындырганчы, син аны сындыр!

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрь – тәмәкедән баш тарту көне. Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган. Шул уңайдан Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, икенче санлы Актаныш мәктәбенең 8Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Гөлшат Борханова) катнашында, “Тәмәке сине сындырганчы, син аны сындыр!” исеме астында сәламәтлек дәресе булып узды. Безнең максат, тәмәкегә бәйлелекне киметү, укучыларга тәмәкенең зыяны турында мәгълүмат бирү һәм тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү. Чара барышында укучыларга Европада һәм Рәсәйдә тәмәкенең килеп чыгу тарихы, аның кешелек дөньясына китергән афәтләре турында презентация күрсәтелде. Тәмәкенең зыяны турында язылган китапларга күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International