1 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында "Шома бас" татар һәм этнографик биюләре III нче Республика бәйгесе сайлап алу туры үтте. Фойеда тамашачы игътибарына Кәзкәй мәдәният йортында самавырлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә 20 гә якын самавыр куелган иде.