13 нче ноябрь көнне Тыңламас җәмәгать үзәгендә "Көзге моң - көзге сагыш" бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә җирлекнең "Шырлык" КВН командасы чыгышы, үзешчәннәр тарафыннан җырлар, биюләр башкарылды, скетчлар күрсәтелде. Тамашачылар төрле уеннарда катнаштылар.