ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә
18 ноябрь көнне Бурсык авыл мәдәният йортында “Бердәм Россия “ партиясенең Мәсәде авылы башлангыч партия бүлекчәсенең гомуми җыелышы булып узды.

18 ноябрь- Кыш бабай туган көне.

Физкультура укытучысы Х.Х. Тазиев рәхмәт хаты белән бүләкләнде

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Анваров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.

Технологиядән район семинары безнең мәктәптә үтте . Технология укытучысы Газизов Гадел Фирдәвис улы  5 нче сыйныфта "Агач детальләрне тоташтыру " темасы  астында  дәрес күрсәтте. Килгән кунаклар Зилфәт Басыйров музеенда экспонатларны карадылар. Башлангыч класс укытучылары Ибрагимова Р., Газизова Д. укучылары белән мастер класс күрсәттеләр.  Технология фәненә кагылышлы киңәшмә  үтте. Соңыннан укучыларның "Йолдызлык-2017" әзерләнгән бию һәм җыр осталыкларын карадылар. 

Семинар бик эшлекле һәм файдалы үтте.

18 нче ноябрь көнне Актаныш спорт сараенда РФСРның мастер спорты Илфат Зәки улы Әнвәров истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ 2000 нче елгы яшүсмерләр арасында 50 кг авырлыкта I урын яулады. Аны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары теләп калабыз!

 Педагоглар өченУкуда йогышлы авырулардан саклану  кагыйдәләре, расписание төзү кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре һәм аларның үтәлеше турында аңлатылды.

Бүген мәктәптә рус теле белән ныграк кызыксынучылар  бөтенроссия "Русский медвежонок" уен-конкурсында катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. Җитәкчеләре: Исламова А.А., Газизова Ф.Р.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары II республикакүләм "Мәктәп экопатруле" конкурсында җиңүче булдылар: Ильзида Шарипова - 5 «А» класс укучысы, Арсен Сахбетдинов - 9 «Б» класс укучысы. Алар 15 ноябрь көнне Казан шәһәрендә тантаналы котлауда булып кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз!

Казан шәһәрендә "Идел-Йорт" регионара фестивалендә катнашу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International